erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Фитыр сәдакасының күләме күпме булачак?

Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәтенең Голамәләр шурасы нисаб, фитыр һәм фидия сәдакалары күләмнәрен билгеләде.

Утырыш нәтиҗәләре буенча, зәкят түләү өчен дин әһелләре нисабны 280 000 сум күләмендә дип билгеләде (алтын буенча). Фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме — 22 000 сум (көмеш буенча), фитыр сәдакасы күләме (зәкят әл-фитыр — Ураза тәмамлану уңаеннан бирелә торган сәдака) — арпа белән исәпләгәндә — 100 сум, йөзем буенча — 600 сум.

Моннан тыш, сәламәтлек торышына бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да каза кылып үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәрбер көн өчен 200 сум күләмендә фидия билгеләнде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

24 апрельдә — уразаның беренче көне, 23 майда — уразаның соңгы көне, 23 апрельдә — беренче тәравих намазы, 24 майда — Ураза бәйрәме, дип яза dumrt.ru

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/fityr-szdakasyny-klme-kpme-bulachak

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X