erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Гаделлек кадерлерәк

Шушы юлларны язып утырганда телефон шалтырады. Казанбаш авылында яшәүче Зиннур ага Әхмәтгалиев икән. “Газетагызны көтеп алам, яңалыклар белән таныштырып барганыгыз өчен рәхмәт, тайгада яшәүче Агафьяның исән булуын да белеп шатландым. Ничек курыкмый берүзе яшәп ята! – диген”.

Зиннур абый тугызынчы дистәне ваклый, гел хәрәкәттә, умарталарны кышкы өйләренә урнаштыргач та тик утырмый. “Сыерчык оялары ясыйм әле, язын умарталыктагы агачларга эләргә исәп”, – ди. Бергәләп урнаштырырга дип килештек.

Әлеге сөйләшүдән соң күңел күтәрелеп, тагын да яшисе килеп китте, болытлар арасыннан кояш елмайган кебек булды. Афәрин, Зиннур абый!

Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, гаделлекнең кадере турында язарга иде исәбем. Моңа Наласа авылындагы чишмәләрнең исеменә бәйле вакыйга этәргеч булды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Русларда “Син минем дус, әмма хакыйкать кадерлерәк”, – дигән мәкаль бар. Наласа чишмәләрен азга гына калдырып торып, район күләмендәге бер вакыйганы искә төшереп үтәсе килә.

Без мәктәптә укыганда да, аннан соң да районыбыздан дүрт Советлар Союзы Герое чыккан, дип белә идек. Әмма тора-бара кемнәргәдер бу гына азрак булып тоела башладымы, әллә эш күрсәтәселәре  килдеме, безнең районның Бимәр авылында туган дип, тагын бер Геройны өстәделәр. Бактың исә, Бөек Ватан сугышында батырлык-лар күрсәткән Леонид Соколов Биектау районының Бимәр авылында туган. Тынгысыз эзтабар Луиза апа Садыйкова иренмичә хәрби архивларга барып, бу турыдагы документларның күчермәләрен алып кайтты. Әмма аны тыңларга теләүче табылмады. Төрле кабинетларда йөреп арыгач, ул аларны миңа кертеп бирде: “Болар синдә торсын, аларның берәүгә дә кирәге юк, мин йөреп арыдым инде”, – диде.

(Дәвамы бар).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X