Ярышларда биш команда көч сынашты
13 апрель көнне Яңа Кенәр авылында мәчет беренчелегенә волейбол ярышлары узды. Балтач, Олы Әтнә, Киндери, Теләче, Яңа Кенәр командалары катнашты.
Ярышларны авыл җирлеге башлыгы Әгъзәм Гайфуллин һәм авыл мәчете хәзрәте ярдәмчесе Таһир Аксаков ачты.
Көн дәвамында барган ярышларның гомуми нәтиҗәсе:
1 урын – Киндери командасы
2 урын – Теләче командасы
3 урын – Әтнә командасы
Нет комментариев