erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ипподромда "Запорожец"лар ярышты

Быелгы кышның соңгы көнендә шәһәребез ипподромында Әфган җирендә ятып калган якташларыбыз истәлегенә унынчы тапкыр “Запорожец” автомобильләрендә узышлар үтте.

Традициягә әйләнеп киткән бу чараны район башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде. Ярышларны оештыручы “Сугышчан туганлык” оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов һәм ветеран әфганчы Илнур Яруллинга рәхмәт сүзләрен җиткерде ул. “Сез, сугыш елларын узып кайтканнан соң да, җәмгыятьтә лаеклы урыныгызны табып, безгә яшьләрне тәрбияләргә ярдәм итәсез”, – дип, аларга карата соклануын белдерде ул.

Автоярышлар Яңа Кырлай авылында гомер иткән әфганчы Нәҗип Гариповның истәлегенә багышланган иде. Чараның төп өлеше башланганчы, шәһәр үзәгендә урнашкан әфганчылар һәйкәленә чәчәкләр салынды. Ә “Запорожец”лар Арча буйлап күргәзмә йөреш оештырды. Машиналар ярышка тезелеп басканчы, район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин Коръән аятьләре укыды һәм ихлас теләкләрен җиткерде. 

2011 елдан бирле оештырылып килгән бу ярышларның быелгысы да бик кызу булды. 19 катнашучы үзара җитезлектә көч сынашты. Арча, Әтнә, Саба, Балтач, Лениногорск районнарыннан килгән оста машина йөртүчеләрне иң элек дүрт төркемгә бүлеп ярыштырдылар. Аннан соң, беренче урынга чыгучылардан калганнар узышты. Җиңүчене билгеләүче ахыргы хәлиткеч ярышта Лениногорск районнары егетләре алга чыкты.

Ярышны карарга, якыннары өчен җанатарга килүчеләр дә бихисап иде. Чынлап та, мавыктыргыч ярышлар булды. Ватылып калулар, бәрелүләр, этеп кабызулар – барысы да булды. Тик егетләр алга омтылды. Ә чараны алып баручы әфганчы Фәнис Тимашев һәр катнашучыга көч биреп торды. 

Узышларның төп җиңүчесе – Лениногроск районыннан Раил Гарифуллин. Быел аның гомумән мондый ярышларда беренче тапкыр катнашуы икән. Алдагы көндә үз районында көчен сынап караса, икенче көнне Арчага килергә була. Юкка булмый, җиңүче исемен алып кайтып китә ул. Җиңүчегә суткыч бүләк итәләр. Ярышларның оештырылу дәрәҗәсен югары бәяләп, трассаның чиста һәм уңайлы булуын әйтеп үтте Раил.  

Икенче урында – Ленар Бигманов. Кер юу машинасы да Лениногорск районына китте. Өченче урынны шул ук район егете Валерий Васильев яулады. Бүләккә – телевизор.

 

Алдынгы өч урыннан кала, баштагы дүрт узышта беренче булып килгән ир-егетләр аерым бүләкләнде. Һәр этап Әфганстанда һәлак булган якташларыбыз истәлегенә багышланган иде. Васыйл Әһлиуллин (Пөшәңгәр), Марат Лотфуллин (Арча), Фәнис Бикбаев (Пүчинкә-Поник), Илдар Сафиуллин (Әтнә) истәлегенә призлар тапшырылды. Шулай ук һәр катнашучыга да истәлекле бүләкләр(сәгать) бирелде. Сәгатьләр матур итеп эшләнелгән һәм эчке өлешенә мәгънәле шигырь юллары язылган: "Әфган җиле исә, Әфган җиле,

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Безнең йөрәкләрне телгәләп,

Яуда ятим калды якын дуслар,

Кайта алмадык илгә бергәләп..."  

Әлеге ярышларның төп иганәчесе – Яңа Кырлай егете, ветеран әфганчы Илнур Яруллин. “2011 елда әлеге ярышлар Әфганстанда һәлак булган дустым, классташым Яңа Кырлай авылы егете Гарипов Нәҗип Нәфыйк улы хөрмәтенә башланып киткән иде. Чараның унынчы тапкыр уздырылганын да аның истәлегенә багышлыйбыз. Бирегә килгән һәркемгә ихлас күңелемнән рәхмәт әйтәм. Җиңү генә түгел, монда килеп катнашу зур батырлык инде,” – диде ул. Ярышларның башыннан ахырына кадәр һәр катнашучы өчен җан атып йөрде Илнур әфәнде. Әлеге тарихи чараны оештыруга зур өлешен кертүче “Сугышчан туганлык” оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдиновка, авылдашы запастагы офицер Фердинант Кавиевка, ЮХИДИ хезмәткәре Рәдис Гарифуллинга, кайнар ризык әзерләп торучы Дамир Сибгатуллинга, дуслары Данаил Сабиров һәм Газинур Сафинга зур рәхмәтләрен җиткерде ул.

Ир-егетләр генә түгел, тарихта икенче тапкыр хатын-кызлар да узышларда катнашты. Чараны күзәтергә килгән гүзәл затлар арасыннан 10 ханым катнашырга теләк белдерде. Алар арасында Нәҗип Гарипов һәм бергә хезмәт иткән Саба районы егете Илфат Зиннәтуллин призына ике узыш оештырылды. Әлеге узышларның җиңүчеләре Арчадан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алинә Мөхәммәтшина һәм район башкарма комитетының икътисад бүлеге җитәкчесе Гүзәл Галимуллина булды. Алдан әзерләнеп түгел, эксперименталь рәвештә уздырылган узышларда хатын-кызлар да, егетләрдән калышмыйча, матур ярыш күрсәтте. Мавыктыргыч узышларның нәтиҗәсе буенча, беренче урында – Әтнә районыннан Сөмбел Солтанова, икенче урында – Арча районы Көтек авылыннан Динә Шакирҗанова, өченче урында – Балтач кызы Гөлүзә Гыйләҗетдинова. Афәрин, кызлар!

Бәйрәм чарасы район Мәдәният йорты үзешчәннәре чыгышы белән үрелеп барды. Килгән һәркем өчен кайнар ризык, җылы чәй, шашлык сату нокталары эшләп торды. “Сугышчан туганлык” оешмасы тарафыннан бушка пылау белән сыйлау да оештырылган иде. Бу зур хезмәткә үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт әйтәсе килә. Алдагы елларда да мондый чаралар кабатланып торса иде.

Район мәгълумат чараларында гына түгел, Яңа гасыр телерадиокомпаниясендәге "Туган җир" тапшыруында да әлеге ярышлар яктыртылачак. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


"Запорожец"лар ярышын ачу тантанасы
Ярышта җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://youtu.be/XXr3_o-qpnU. https://youtu.be/rqZazFT9Gk0

Теги: Арча районы Арча хәбәрләре Ярыш

2
X