Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Исерек машина йөртүче дүрт автомобильне бәрдерә

    Казанда исерек машина йөртүче туктап торган дүрт автомобильне бәрдерә һәм аннан соң агачка килеп бәрелә.

    Авария кичә кичке унберенче яртыда Әмирхан урамындагы 10нчы йорт янында булган.

    Әлегә билгеләнмәгән сәбәпләр аркасында «КИА» җиңел машинасын йөртүче берьюлы берничә автомобильне - «Тойота», «Лада» һәм ике «Хендэ»ны бәрдергән, ә аннан соң агачка килеп бәрелгән. 

    Реклама

    «КИА»ның 37 яшьлек йөртүчесе юл-транспорт һәлакәте урынында исерек килеш тоткарланды. Ул медицина тикшерүе узуыннан баш тартты. Ир-атка беркетмә төзелде» — диделәр ЮХИДИдә.

    Татар-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: