erid:2VtzquqpS7d
Югары Масрада Авыл көне бик матур үтте
Арча яңалыклары

Югары Масрада Авыл көне бик матур үтте

Иске Чүриледән Шәүкәт Вәлишин хәбәр итә.

Бүген Югары Масрада Авыл көне бәйрәмендә булдык. Дәрвишләр бистәсендә  урнашкан Сәет Галиев ис. Мәдәният йортыннан "Гөлләр" ансамбле кайтты. Әлеге төркемнең алыштыргысыз җитәкчесе виртуоз баянчы, җырчы, композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Альберт Шакиров (видеода) халыкны биетте, җырлатты.

Өстәл артларына утырып чәйләр эчтек. Шундый күңелле булды. Минем мондый бәйрәмне күптән күргән юк иде. Үзем дә рәхәтләнеп җырладым. Кечкенә генә авылда шундый матур бәйрәм. Зиратны чистарткан, коймасын буяган  кешеләргә рәхмәт әйтеп, бүләкләр бирделәр. Исән-сау булып' Авыл көннәре булып торсын.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев