erid:2VtzquqpS7d
Карбыздан лимонад ясыйбыз
Арча яңалыклары

Карбыздан лимонад ясыйбыз

Ун порциягә: 1/2 стакан шикәр комы, 800 гр карбыз, 3,5 стакан су, 1/2 стакан лимон согы, боз кирәк булачак.

Суга шикәр комы салып кайнатыгыз һәм суынырга куегыз. Кабыгыннан һәм төшләреннән чистартылган карбызны блендерга салып изегез. Шикәрле сиропка өч стакан салкын су һәм лимон согын салып яхшылап болгатыгыз. Стаканнарга боз, карбыз согын һәм лимонлы-шикәрле сокны салып эчегез.


Нет комментариев