erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Казан мэры барлык мәктәпләрне дә биш көнлек укуга күчерергә тәкъдим итте

Казан мэры Илсур Метшин уку йортлары директорлары белән очрашу уздырды. Биредә ул уку процессын эшләп бетерергә һәм киләсе уку елына шәһәрнең барлык мәктәпләрендә биш көнлек укуга күчү мөмкинлеген карарга кушты.

«Без биш көнлек турында күптән хыялландык. Хәзер без булган тәҗрибә белән, барлык норматив актларны үтәп, гадәти уку процессын һәм онлайн-укытуны берләштерә алабыз», — диде мэр.

Ул директорлар корпусына онлайн-укытуның барлык өстенлекләрен тагын бер кат тикшерергә һәм яңа уку елында бу форматка өстәмә дәресләр, факультативларны күчерә башларга кушты. Казанда дистанцион укытуны оештыру кыска вакыт эчендә башкарылды һәм укытучыларның һөнәри осталыгын күрсәтте, диде мэр. 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Татар -информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X