erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Көчле рухлылар ункөнлеге узды

1992 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне дип санала. Әмма ул бездә инвалидлар ункөнлеге буларак бара.

1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр дәвам иткән ункөнлектә районда күптөрле чаралар уза. Дөрес, элегрәк алар зурлап оештырыла иде, пандемия нәтиҗәсендә бераз сүнде, тик туктап калмады. Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр турында быел да онытмадылар.

Безнең районда барлыгы 6822 инвалид исәпләнә. Шуларның 524е беренче, 3678е икенче, 2620се өченче төркем инвалид. 216 кеше коляскада, 67се протезлы. Начар һәм бик начар күрүчеләр саны 75, начар һәм бик начар ишетүчеләр 101. Әмма иң йөрәкне әрнеткәне – араларында 259 бала бар һәм аларның күбесе тумыштан сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле.

Йөрәктән-йөрәккә

1 декабрьдән район башлыгы Илшат Нуриев инициативасы белән  “Йөрәктән-йөрәккә” дигән шәфкатьлелек марафоны старт алган иде. Ул мөмкинлекләре чикле булган гражданнарга матди ярдәм күрсәтү һәм торак-көнкүреш шартларын яхшырту максатыннан эшләнде. Аның кысаларында “Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте” нең Арча район иҗтимагый оешмасы исәп-хисап счетына акча җыю оештырылды.

– Бүгенге көнгә  308 мең сум акча җыелды инде. Ярдәм кулы сузучыларга чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез. Ул акча нинди максатларда кулланылачак соң? Бездә 2014 елгы бала бар. Аның колагында операциядән соң 800 мең сумлык аппарат тора. Ел саен аккумуляторын алыштырырга кирәк. Бәясе 100 мең сумнан артык. Бик күп җиргә язып карадык. Ярдәм итү каралмаган, дигән җавап алдык, – диде  Арча районы инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина. – Бер инвалидның түбәсеннән су үтә. Менә шундыйларга азмы-күпме ярдәм күрсәтүне күздә тотып игълан ителде марафон (марафонның соңгы нәтиҗәләре турында газетабызның киләсе санында язарбыз).

Инвалидлар ункөнлеге

Арча Мәдәният йортында онлайн-концерт белән ачылып китте. Анда “Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр чыгыш ясады. Искиткеч матур концерт булды. Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар арасында шундый талантлылары бар. Аларның чыгышларын тыныч кына карап та булмый, ирексездән күзгә яшь килә.

Җылы очрашулар

1 декабрьдә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында да җылы очрашу булды. Район башлыгы Илшат Нуриев анда үзе катнашты, интернат-йортта тәрбияләнүчеләр белән аралашты, хәлләрен сорашты. Ә китапханә хезмәткәрләре бирегә даими йөри. Бу көнне дә алар китаплар алыштырдылар, яңа әсәрләр белән таныштырдылар.

Аннан очрашулар дәвам итте. Интернат-йортка Арча хатын-кызлар һәм ветераннар советлары җитәкчеләре килде, район Мәдәният йорты, гуманитар-техник техникум үзешчәннәре чыгышлары белән куандырдылар. Арча Мәдәният йорты үзешчәннәре Яңа Чүриледәге психоневрологик интернатта тәрбияләнүчеләргә дә концерт куеп кайттылар. Шулай ук райондагы барлык музей һәм китапханәләрдә төрле очрашулар узды. “Җидегән чишмә” Арча халык театры да читтә калмады. Алар өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүче театр белгече Камил Саттаровның хәлен белделәр, интернатта яшәүчеләр өчен спектакль күрсәттеләр.

– Авыллардагы музейлар, китапханәләр, мәдә-ният учреждениеләре үз җирлекләрендә яшәүче инвалидларның өйләренә йөреп хәлләрен белделәр, – диде Рәмзия Хәмидуллина.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Түгәрәк өстәл

6 декабрь көнне сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балаларның әти-әниләре өчен Арча үзәк китапханәсендә түгәрәк өстәл оештырылды. Анда төрле оешма вәкилләре катнашты. Инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар өчен ачыктан-ачык сөйләшү булды ул. Алар сораулар да бирделәр, балаларның ял вакытларын  файдалы оештыру буенча үз тәкъдимнәрен дә җиткерделәр. Ә Арча станциясендәге күпфункцияле үзәктә табиблар белән аралаштылар.

Онлайн-концерт

Халыкны социаль яклау бүлегендә 18 яшьтән өлкәнрәк сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чиклеләр өчен көндезге бүлек уңышлы гына эшләп килә. Бу көннәрдә анда күп төрле чаралар үтте, кул эшләре күргәзмәләре оештырылды. Яңа Кенәрдәге сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернатта шунда тәрбияләнүчеләр көче белән һәр елдагыча концерт оештырылды (бу хакта тулырак газетабызның киләсе санында укый аласыз), яшь талантларга бүләкләр тапшырылды. Гадәттә, иң яхшы номерлар сайланып алынып, алар Арча сәхнәсендә чыгыш ясый иде. Бу юлы онлайн-концерт күрсәтеләчәк.

Суда “Күңелле стартлар”

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан район хакимияте 200 кешене “Ватаным Татарстан”, 100 кешене “Республика Татарстан” газеталарына яздырган. Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чиклеләр ун көн дәвамында “Арча” спорт комплексына килеп, билгеле бер вакытта бер сәгать дәвамында бассейнда бушка йөзделәр. Укыту үзәгендә ике көн билгеле бер вакытларда бушка чәч кистерделәр.

– Ункөнлектә “Арча” спорт комплексында төрле чаралар – параолимпия уеннары чемпионнары турында фотокүргәзмә, изгелек дәресе, “Өмет чыганагы” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен хәйрия акциясе оештырылды. Шулай ук алар өчен йөзү буенча тренерлар “Суда күңелле стартлар” үткәрде, катнашучылар бүләкләрсез дә калмады. Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортка бардык, анда тәрбияләнүчеләргә  бүләкләр тапшырдык. Инвалидлар бассейнга бушка керә алды, – диде директор урынбасары Венера Таджибаева. – Ә “Өмет чыганагы” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр атнага ике көн даими бассейнга бушка йөриләр.

Грант оттылар

Инвалидларга тернәкләнү үзәкләре, санаторийларга бушка юлламалар бирелә. 85 кеше ял итеп кайткан инде. “Мәрхәмәтлек үзәге” быел грант откан. Шул акчага кресло-коляска, урын өстендә ятканнар өчен матрас, медицина караваты, култык таягы, тотынып йөри торган җайланма алу планлаштырыла. Тазарганчыга яки инвалидлык алганчыга кадәр әлеге җайланмаларны вакытлыча алып торырга мөмкин булачак.

Тагын җиңү

Бер күңелле яңалык та бар – Арчада узган бочче буенча республика ярышларында безнекеләр уңышлы чыгыш ясадылар. Зилә Сөнгатуллина, Рөстәм Мостафин – өченче, Арсений Фәйзуллин, Ралина Шакирова, Рамил Шәрәфетдинов беренче урыннарны яуладылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X