erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кефирдан бик тәмле торт пешерәбез

Тиз һәм җиңел әзерләнелә торган кефир тортын пешереп карагыз әле.

Камыры өчен:
* 2 йомырка
*300 мл кефир яки оеган сөт
* 1 стакан шикәр комы (200 г) – кимрәк тә ярый
* 1,5 стакан он
* 2 аш кашыгы үсемлек мае
* 3 аш кашыгы какао
* 1 чәй кашыгы сода
* ванилин, корица
Йомырканы, бер чеметем тоз салып, чәнечке яки миксер белән күпертәбез. Шуңа кефир һәм май өстибез. Онга (иләсәң әйбәт) барлык коры ингредиентларны салабыз, шуннан соң сыегын әз-әзләп кушып болгатабыз. Камырны формага яки тирәнрәк эчле табага салып, газ мичендә (180 градуска куела) 30-40 минут чамасы пешерәбез. Агач таякчык (теш чистарткыч) белән камырның әзерме-юкмы икәнен тикшереп карыйбыз.

Түгәрәк икмәк рәвешендәге әзер бисквитны куна тактасына суытырга куябыз. Суынгач, өстен юка гына итеп кисеп алабыз (соңыннан, ваклап, торт өстенә сибү өчен). Түгәрәк “ипи”не, торт катламнары ясау өчен, яртылаш кисәбез. Катлам (ике катлам килеп чыга – икенче катламы өстенә бисквитны ваклап сибәбез) араларына крем сылыйбыз.

Крем өчен:

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

* 1 йомырка
* 500 мл сөт
* 100 гр шикәр комы
* 3 аш кашыгы он
* ванилин кирәк.
Йомыркага шикәр комы салып, чәнечке яки миксер белән күпертәбез. Шуңа он, ванилин, соңыннан сөт өстибез. Салмак кына утка куеп, болгата-болгата 15 минут чамасы пешерәбез.
Өч сәгатьләп вакыт узганнан соң, крем бисквитка сеңгәч, тортны табынга куябыз. Бик тәмле!

https://vatantat.ru/2020/04/21080/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X