erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хастаханәнең халыкка  мөрәҗәгате

Коронавирус пандемиясе нәтиҗәсендә Арча үзәк хастаханәсе районда яшәүчеләргә мөрәҗәгать итеп, түбәндәге чараларны сакларга чакыра:

– Тән температурасы 38 градустан да югарырак булып, ОРВИ күренешләре күзәтелсә, медицина хезмәткәрләрен өйгә чакырырга. Телефоннар: 3-15-03, 3-16-03. Дару препаратлары өчен рецепт яздырып аласы булса һәм авыру буенча мөрәҗәгать иткәндә телефон аша участок терапевты һәм педиатр белән килешү кирәк.

Стационарда ятучы авырулар янына килү катгый тыела. Алып килгән әйберләр 16 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр кабул ителә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Арча районындагы барлык медицина оешмалары алты көнлек эш атнасына күчте. Медицина күзәтүләре (медосмотр), өлкәннәргә һәм балаларга диспансеризация бетерелде.

 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә халык күп булган урыннарга баруны чикләргә. Бик кирәк булган очракта битлекләр кулланырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X