erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хәтерне саклау – исәннәр эше!

1966 елның 3 декабрендә Мәскәү Кремле диварлары янына Билгесез солдатның мәетен хәрби хөрмәт күрсәтеп җирлиләр. Аны 1941 елның ноябрь–декабрендә Мәскәүне саклаганда һәлак булучылар күмелгән туганнар каберлегеннән алалар. 1967 елның 8 маенда биредә Мәңгелек ут кабызыла.

Россия Президенты Указы белән 2014 елдан 3 декабрь ил буенча Билгесез солдат көне итеп билгеләп үтелә.

3 декабрьдә Арчаның Җиңү паркында да Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган якташларыбызны искә алдылар.

– Минем  үземнең дә бер бабам сугышта хәбәрсез югалган. Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган каһарман якташларыбызны без беркайчан да онытырга тиеш түгел, – диде район башлыгы Илшат Нуриев.

Район мөхтәсибе Әмир хәзрәт яу кырында ятып калган райондашларыбыз рухына дога кылды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хәрби комиссар Алмаз Борһанов хәбәрсез югалган якташларыбызның язмышларын ачыклау эше дәвам итүен әйтте. 1200 кешенең язмышлары ачыкланган. Без аларның 400ләбенең исемлеген газетабызда бастырдык инде. Әлеге исемлекне бастыруны дәвам итәбез.

Әле бу гына да түгел. Моңарчы Арча районыннан Бөек Ватан сугышына 25 мең кеше киткән, шуларның 14 меңе кире әйләнеп кайта алмаган, дип исәпләнә иде. Чынбарлыкта алар күбрәк. Чөнки сугышта илнең башка төбәкләрендә яшәүче райондашларыбыз да катнашкан һәм һәлак булган бит. Казан Кремлендәге “Бөек Ватан сугышы” музее директоры Михаил Черепановка һәм аның ярдәмчеләренә рәхмәт. Алар хәбәрсез югалган якташларыбызның язмышларын ачыклау буенча зур эш башкаралар. Михаил Черепанов Бөек Ватан сугышында катнашкан райондашларыбызның тулы исемлеген туплап бирергә вәгъдә итә. Һәр авыл буенча! Һәм бу эш башланып та китте инде.

Хөрмәтле авыл җирлекләре башлыклары, җитәкчеләр! Әйдәгез, мондый мөмкинлек булганда аннан файдаланып калыйк. “Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмады!” – дип сөйләгән сүзләребезне эш белән беркетик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X