erid:2VtzquqpS7d
Коронавирус: Арча районы исемлектә юк
Арча яңалыклары

Коронавирус: Арча районы исемлектә юк

Узган тәүлектә Татарстанда 28 кеше коронавирус йоктырган

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 28 очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе башлыгы Марина Патяшина әйтте.

«Бүген республикада коронавирус йоктыруның 7417 очрагы теркәлде. Узган тәүлектә 28 яңа очрак ачыкланды», — диде спикер.

Баш санитар табиб сүзләренчә, республикада бер тәүлектә коронавируска 6098 ПЦР-тест ясалган. Авыру кешеләр белән элемтәдә булган 750 гражданны табиблар күзәтә.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков узган тәүлектә республикада 18 кеше коронавирустан терелгән, дип тә өстәде. 

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/health/07-10-2020/uzgan-t-lekt-tatarstanda-28-keshe-koronavirus-yoktyrgan-5776995

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча Арча районы Арча хәбәрләре коронавирус

Нет комментариев