erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Коронавирусны нигә антибиотиклар белән дәваларга ярамавын аңлаттылар

Антибиотиклар белән дәваланганда терелә алмыйсың һәм авыру тагын да көчәя генә.

Яңа коронавирус инфекциясе – ул вирус, әмма Татарстанда яшәүчеләр аны антибиотиклар белән дәваларга тырыша һәм бик нык ялгыша. Казан дәүләт медицина университетының госпиталь педиатрия кафедрасы доценты, Республика балалар клиник хастаханәсенең табиб-клиник фармакологы Раушан Мәмлиев «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында мондый терапиянең куркыныч булуы турында сөйләде.

«Ниндидер инфекцияне дәвалаганда без һәрвакытта да әлеге инфекциягә каршы нәтиҗәле булган дарулар билгелибез һәм биредә вируслы инфекциягә (Covid-19 – нәкъ шундый инфекция) бернинди антибиотик та йогынты ясамавын танырга кирәк», - дип искәртте ул.

Табиб аңлатканча, антибиотиклар вирусны түгел, ә бактерияне үтерә. Нәтиҗәдә, яңа коронавирус инфекциясенә каршы үзлегеннән антибиотиклар кабул итүче татарстанлылар мондый дәвалануның бернинди нәтиҗәсен тоймый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Моннан тыш, антибиотиклар белән дәваланганда терелә алмыйсың һәм авыру тагын да көчәя генә.

 Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре коронавирус

2
X