Барлыгы 1000 җиңүче билгеләнә.
Хөкүмәт коронавирустан вакцина ясатучылар арасында акчалата бүләкләр уйнату тәртибен раслаган. Бу карар белән Министрлар Кабинеты сайтында танышырга мөмкин. Аны Премьер-министр Михаил Мишустин имзалаган.
Лотерея операторы — “Гознак” акционерлык җәмгыяте. Уеннар бонусзаздоровье.рф сайтында уйнатылачак. Нәтиҗәләр белән дә әлеге сайтта һәм матбугат чараларында танышырга мөмкин.
Барлыгы 1000 җиңүче билгеләнә. Аларның һәркайсы 100 мең сумга ия булачак.
Нет комментариев