Кошларын кем карар инде...
Кошлар дусты Ильяс Халитов та арабыздан китеп барган... Моңсу, күңелсез булып китте, дөньяның бер чите кителгәндәй булды.
Яңа Чүриле авылында яшәгән Ильяс Халитовны кемнәр генә белмәде икән? Күпләребез аны сабантуйларда, ярминкәләрдә тавис кошы, төрле тавыклар, үрдәкләр, күгәрченнәр белән күрә иде. Дәү кунаклар килгәндә дә чакыралар иде аны. Кирпечтән салган ике катлы йортын да кошларга бүләк итте. Пенсия акчасына (11 мең сум) кошлар өчен азык сатып алды. Аның өе кошлар авазына, сайравына күмелгән иде...
Ильяс Халитов заманында Ижевск шәһәрендә циркта эшли, кошлар, җанварлар – аның стихиясе иде. Маймыллар, этләр белән чыгыш ясый, этләрне санарга өйрәтә.
Аның тормыш иптәше Тәбрия 51 яшендә вафат була. Ике баланы берүзе аякка бастыра Ильяс. Улы Эльвир – Мәскәүдә, кызы Эльвира Түбән Камада яши, оныклары бар.
Яңа Чүрилегә карт әнисен тәрбияләргә кайта Ильяс һәм шунда яшәп кала. Үзе белән кошларын, кайбер хайваннарын да алып кайта. Үзе белән кечкенә, сөйкемле маймылын да йөртә иде. Менә шул маймыл белән фаҗига килеп чыга.
Хуҗа кеше 1-2 айга командировкага китә. Кошларны, маймылны бер танышы карап тора.
– Өйгә кайтып керүгә маймылым йөгереп килде дә, менеп мине кочаклап алды һәм йөрәге ярылып үлде, – дип сөйләгән иде ул. Аерылу хәсрәтенә түзгән, очрашу шатлыгын күтәрә алмаган йөрәк...
Җәнәттә дә кошлар бар, диләр. Кошларга җим ашату сәдака бирүгә тиң, ди дини кешеләр. Савапны күп җыйгандыр инде Ильяс дустыбыз. Безгә урының җәнәттә булса иде, дип теләргә генә кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев