Казанда “Күрше” фестиваленең кышкы сезон кысаларындагы проектлар конкурсына нәтиҗәләр чыгарылды, җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чарада Арча район Мәдәният йортыннан Инсаф Мөхәммәтгалиев та катнашты.
Билгеле булганча, кышкы сезонда финалга барлыгы 49 проект үткән. Шулар арасында Арча район Мәдәният йортының “Дуслык күпер – Мост дружбы” исемле этномәдәни квест проекты да бар. Әлеге проект кысаларында чаралар районның иҗтимагый киңлекләрендә һәм ишегалды территорияләрендә өч тапкыр оештырылды.
“Күрше” фестивале чаралары “Татарстанда Кыш” проекты кысаларында үткәрелә. Конкурс Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән гамәлгә ашырыла, оештыручысы — ТР шәһәрләрен үстерү институты.
Нет комментариев