erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мөбарәк Шәгъбан ае керде

“Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Мөбарәк Шәгъбан ае керде, ул безгә Аллаһының рәхмәте булган Рамазан аеның якынлашуын хәбәр итә. Шәгъбанда Аллаһыга якынаерга мөмкинлек бирелә, Аның рәхмәт ишекләре киңрәк ачыла, гөнаһлар ярлыкана, ә гыйбадәт кылу һәм изге гамәлләр өчен тагын да күбрәк савап бирелә. Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдисләрендә әйтелгән: “Шәгъбан аеның калган башка айлардан өстенлеге – минем башка пәйгамбәрләрдән артыклыгым кебек үк”.

 

 

Шәгъбан аенда ураза тоту кабул ителгән – Аллаһы Тәгалә моның өчен савап яза. Ураза тоту мәҗбүри булмаса да, әлеге гамәл безне Рамазан аена рухи һәм физик яктан әзерли.

Мөселман дини календаренда бәйрәмнәр саны артык күп түгел. Ләкин булганнарының гына да кыйммәте ни тора. Шулар арасында Бәраәт кичәсе аерым әһәмияткә ия. Ул – догалар һәм теләкләр кабул була торган изге кичәләрнең берсе. Шуңа күрә, әлеге көндә мөмкин кадәр күбрәк догалар укып, Аллаһыдан дөнья вә ахирәт бәхете сорарга кирәк. 

Бу кичәнең фазыйләте, изгелеге турында шактый күп нәрсә сөйләп була. Бәраәт кичәсе – мөселманнарның изге бәйрәмнәренең берсе. Мөселман ел исәпләве буенча Шәгъбан аеның 14еннән 15енә төнгә (7 апрель) туры килә. Бу төнне Аллаһы Тәгалә кешеләрнең еллык язмышын, бәхет-сәгадәтләрен билгели. Шулай ук ике Бәраәт кичәсе арасында үләсе кешеләрнең исемнәре Газраилнең сәхифәләренә теркәлә. Бәраәт гөнаһлардан котылу, бәхет һәм иминлек, уңышлар һәм изгелекләр иңә торган кичә дип санала. Шуңа күрә бу кичәдә мөселманнар Аллаһы Тәгаләдән үзләрен һәм мәрхүмнәрне гөнаһлардан коткаруын сорап дога кылалар.

Бу мөбарәк кичәдә Җәбраил фәрештә галәйһис-сәлләм Рәсүл Әкрам салләлаһү галәйһис-сәлләм янына килеп, болай дигән: Йә, Аллаһының Рәсүле! Аллаһы Тәгалә бу кичәдә шактый күп кешене кичерер, шактыен гафу итмичә калдырыр. Шул гафу ителмәүчеләр – мөэминнәр илә талашучылар, мөселманнарны кимсетеп, бөһтан кылып ятучылар, туганлык хисен, араларын кисүчеләр, тәкәбберләр, ата-анасын рәнҗетүчеләр, гомерләрен сәрхүшлектә үткәрүчеләр...

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гата ибне Ясәр разыйаллаһу гәнһе, бу кичәдә ике Бәраәт кичәсе арасында вафат булачакларның исемнәре Газраил галәйһис-сәлләм сәхифәләренә теркәлер, ди. Кадер кичәсеннән башка бу кичәгә бүтәне якын килмәс, ди.

 Ислам галимнәре раслаганча, Кадер кичәсеннән соң иң изге кичә Бәраәт кичәседер. Чөнки Коръән беренче мәртәбә Бәраәт кичәсендә дөньяга иңдерелгән һәм Кадер кичәсендә Пәйгамбәребезгә төшерелә башлаган. 

Ислам галимнәре аны мөбарәк дип сыйфатлый, чөнки ул бәрәкәтле, тирән мәгьнәле бер кичә. Бу кичәдә Хак Тәгалә кешеләргә гөнаһлардан арыну, рухи яктан пакьләнү мөмкинлеге бирә. Шуңа күрә Бәраәт кичәсенең төп мәгънәсе бурычтан һәм җәзадан котылу.

Әйтелгәннәрдән күренгәнчә, Бәраәт кичәсендә кешеләрнең бер еллык язмышы язылыр һәм фәрештәләргә тапшырыла. Киләчәк бер ел эчендә бөтен кешенең, бөтен барлыкның ризыклары, байлык һәм ярлылык xәлләре, дөньяга мөнәсәбәтле дәрәҗәләре, яңа туачак һәм вафат булачак кешеләр барысы да бу кичне билгеләнә. Ягъни шушы кичәдә адәм баласы үзенең бер еллык язмышын билгели ала, гөнаһларын ярлыкавына ирешеп, уй-теләкләре белән Аллаһы Тәгаләдән кабул кылуын сорый. Бу айда эшләнә торган изге гамәлләрнең әҗере күпкә арта һәм күкләргә бернинди тоткарлыксыз күтәрелә. Шуңа күрә сезне күркәм эшләр, гыйбадәтләр һәм тәүбә догалары кылырга чакырам. Аллаһы Тәгалә әҗер-савапларын биреп, Аның рәхмәтенә һәм ярлыкавына ирешергә язса иде!

Изге догалар белән Арча районы мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X