erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Надия Мифтахетдинова: "Хокукларыгызны беләсез икән, димәк сез үзегезне яклый аласыз"

"Кеше хокуклары" дәресләре бара

Бүген, 25 ноябрьдә илнең барлык белем бирү учреждениеләрендә "Кеше хокуклары" Бөтенроссия Бердәм дәресе үткәрелә. 1948 елның 10 декабрендә кеше хокуклары Гомум декларациясе кабул ителү хөрмәтенә уздырылгын әлеге дәресләр Арча районы мәктәпләрендә дә узды.

Бу күләмле белем бирү акциясе Россия Федерациясенең Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле тарафыннан тәкъдим ителеп, 2017 елдан бирле оештырылып килә. Соңгы биш елда "Кеше хокуклары" бердәм дәресендә районыбызның 5меңнән артык укучы һәм студентлары катнашты. 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арчаның 2нче урта гомуми белем мәктәбендә узган җәмгыять белеме дәресендә булып, бердәм  акциянең  шаһитлары булдык. Дәрестә шулай ук  ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең Арча районы буенча җәмәгатҗ ярдәмчесе Надия Мифтахетдинова, мәктәп директоры Гөлназ Гыйниятуллина, директор урынбасары Гөлназ Зиновьева да катнашты. 11 сыйныфта дәресне мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме фәннәре укытучысы Шәүкәт Жандаров алып барды. Ул үзе генә сөйләп калмыйча, дәрестә укучыларны катнаштырып, алар белән әңгәмә алып барды. Берничә укучы "Кеше хокуклары" темасы буенча чыгыш та әзерләгән иде. Тема ныгытылганнан соң, укучылар алдына берничә вәзгыять куелды. Булган белемнәренә таянып, егет-кызлар аларның чишелешен тапты. 

Дәрес тәмамланганнан соң, Надия Равилевна әлеге дәрескә югары бәя бирде. "Чыгышларыгызны, җавапларыгызны тыңлап, үз хокукларын белүче яшьләр үсеп килә дип куанып утырдым. Хокукларыгызны беләсез икән, димәк сез үзегезне яклый аласыз. Туры юлдан тайпылмыйча, югары үрләр яулап, бәхетле киләчәктә яшәвегезне телим,"- дип, укучылар белән горурлануын белдерде ул. Мондый дәресләрнең кеше хокулары белән бәйле мәсьәләләрне хәл иткәндә роле зур булуын, үз хокукларыбызны белүнең әһәмияте һәм гомумдөнья кыйммәте мәктәп яшеннән өйрәтелергә тиешлеген ассызыклады ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X