Бу - быел илкүләм проект кысаларында төзелгән икенче мәйданчык.
Мәйданчыкны физкультурачылар көнендә ачтылар. Һәм районда яшь буынны тәрбияләүдә зур көч куеп эшләүче, гомерләрен физкультура укытуга багышлаган, ГТЮ нормаларын бик яхшы нәтиҗәләргә тапшырган укытучылар район башлыгы Илшат Нуриев кулыннан күкрәк билгесе алды.
Мәктәп укучыларының җырлы -биюле чыгышы белән башланган бәйрәм волейбол ярышы белән тәмамланды.
Нет комментариев