erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ни өчен түләү кире кагыла?

Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе исегезгә төшерә: агымдагы елның 1 июленнән фонд авыр финанс хәлендә булып, йөклекнең иртә срогында исәпкә баскан булачак әниләрдән һәм ялгызы гына 8 яшьтән 16 яшькәчә бала үстерүчеләрдән пособие түләүгә гаризалар кабул итә башлады.

Гариза язучыларының кайберләренең шәхси кабинетларында карар кабул ителү хакында хәбәрнамәләр җибәрелде инде. Хәбәрнамәләр түләү билгеләнү, кире кагылу яисә  гариза карау вакытының озайтылуы хвкында булырга мөмкин. 

        Шуны аңлау зарур, пособие билгеләгәндә, Пенсия фонды гаиләнең әлеге төр ярдәмгә мохтаҗлык дәрәҗәсен ведомствоара хезмәттәшлек юлы белән алынган критерийлар буенча бәяли. 

        Ай саен бирелүче пособие билгеләүне кире кагу хакында карар чыгаруга сәбәпче булган төп критерийларга тукталыйк: 

  1. Гаиләдә җан башының керемен Татарстанда җан башына кабул ителгән яшәү минимумыннан- 9955 сумнан артык булуы. 

Мәсәлән: Гариза 2021 елның июлендә бирелеп, сезнең 2020 елның 1 мартыннан 2021 елның 28 февраленә кадәр вакыт аралыгында җан башына булган керем әлеге суммадан артып киткән очракта, пособие түләнмәячәк. 

Пособие билгеләгәндә түбәндәге керемнәр исәпкә алынмый: 

  • 3 яшьтән 7 яшькәчә әлеге балага алдагы чорда түләнгән псобиеләр; 

  • 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге әлеге балага алдагы чорда түләнгән  пособиеләр; 

  • бер тапкыр күрсәтелә торган материаль ярдәм һәм иминият түләүләре; 

  • социаль контракт кысаларында бирелгән акчалар; 

  • гариза биргән көнгә 18 яше тулган (Россия Федерациясе субъектлары законнар җыелмасында каралган аерым очракларда – 23 яшь) балага түләнгән пособиеләр һәм башка төр түләүләр һәм алиментлар; 

  • 18 яшькәчә кадәрге инвалид баланы яисә тумышлыктан 1 төркем инвалидны караучы хезмәткә яраклы кешегә ай саен бирелүче түләүләр. 

  1. Гариза язучының һәм аның гаилә әгъзаларының 2021 елның 28 июнендә кабул ителгән 1037 санлы Карар белән беркетелгән нормадан артык күләмдә хәрәкәт итә-итми торган милке булу (мәсәлән: гариза язучының 2 яисә аннан күбрәк автомобиле, гомуми мәйданы гаиләнең һәр кешегә 24 квадрат метрдан арткан 2 яисә күбрәк фатиры булу, гаиләдә 3 һәм аннан күбрәк бала булган очракта, күрсәтелгән нормадан артыграк рөхсәт ителә*). 

  1.  Пособие сорап язылган гаризада дөрес яки тулы булмаган мәгълүматлар: МИСАЛЛАР: 

а) түбәндәге мәЪүлүматлар юк: 

- йөкле хатын-кыз исәпкә баскан медицина учреждениесенең исеме һәм тулы адресы; 

- алимент түләтү турында карар чыгарган суд органының тулы исеме адресы, карарның номеры, датасы, хөкемдарның исем - фамилиясе. 

б) Мәгүлүматлар дөрес күрсәтелмәгән: 

- баланың СНИЛСы; 

- баланың исем-фамилиясе, әтисенең исеме (гаилә әгъзаларының); 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- баланың (гаилә әгъзаларының) туган көне; 

- гаилә составы турындагы мәгълүмат; 

- гаилә хәле турында; 

- гаризага гаиләдә җан башына айлык керемне исәпләгәндә исәпкә алына торган гаилә әгъзасы өстәлгән. 

  1. Гариза белән мөрәҗәгать итүченең яисә гаиләдәге хезмәткә яраклы кешенең кереме булмау (“нуль кереме кагыйдәсе”). Пособие гаиләдәге өлкә кешеләрнең хезмәт хакы (стипендия, хезмәт яки эшмәкәрлек эшчәнлегеннән алынган керем, пенсия) булганда билгеләнә. 

Керем булмау объектив тормыш шартлары белән нигезләнгән очракта, “нуль кереме кагыйдәсе” кулланыла. Керем булмауга түбәндәге сәбәпләр нигез булып тора: 

  • күп балалы гаиләдә әти-әнинең берсенең 12 ай дәвамында кереме юк, икенчесе хезмәт, эшмәкәрлек яисә иҗади эшчәнлек, пенсия яки стипендия формасында керем ала; 

  • ялгыз ата яки ана турында сүз барганда (баланың рәсми рәвештә я әнисе, я әтисе генә бар, икесенең берсе я үлгән, я баланың таныклыыгына язылмаган, я хәбәрсез югалган); 

  • 3 яшькә кадәрге баланы карау; 

  • инвалидлык булган яки 80 яшьтән өлкәнрәк кешене тәрбияләү; 

  • 23 яше тулмаган гаилә әгъзасының көндезге уку бүлегендә укуы: 

  • чакыру буенча хәрби хезмәттә булу һәм хәрби хезмәттән кайткач өч ай вакыт; 

  • “эшсез” статусында булу (мәшгульлек үзәгендә эшсез сыйфатында рәсми төркәлгән булу раслану һәм 6 ай дәвамында шул статуста булу); 

  • иректән мәхрүм ителү вакыты һәм азат ителгәннән соң өч ай вакыт. 

  1. Кире кайтарылганнан соң бердәм дәүләт хезмәтләре аша гаризасын төзәтеп кабат бирмәү. 

  1.  Гариза белән мөрәҗәгать итүченең Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә 10 эш көнендә документлар (мәгълүматлар) бирмәү (мәсәлән: чит дәүләтләрнең компетентлы органнары тарафыннан бирелгән документларны тапшырмау (туу турында таныклык, суд карары, язылышу турында таныклык) гариза язучының һәм аның 23 яшькәчә гаилә агъзаларының урта һөнәри һәм югары белем бирүче уку йортының көндезге уку бүлегендә укуны раслаучы белешмә һәм башка документлар**). 

Игътибар! Булачак әниләргә һәм ялгыз әти-әниләргә үзләренең яшәү шартларының әлеге критерийларга туры килүен бәяләргә һәм гариза  язганда  игътибарлы булырга кирәк! 

 

“Түләүләрнең икесе дә гаиләнең мохтаҗлык дәрәҗәсен комплекслы бәяләп билгеләнә. Шуңа күрә, гаилә агъзаларының һәркайсының материаль хәлен объектив бәяләү өчен, алар турында шактый бай мәгълүмат тупларга кирәк: рәсми керем, социаль ярдәм чаралары, хәрәкәт итә- итми торган милек иясе булу, мәшгульлек үзәгендә исәптә тору-тормау һ.б. Әлеге мәгълүматларны алу өчен белгечләр төрле оешма ведомстволарга сорау белән мөрәҗәгать итәләр. Кайберәүләрнең Дәүләт хезмәтләре порталына гариза карау 20 көнгә озынайтыла дигән хәбәр килү әнә шул сорауларга җаваплар алынмау белән бәйле. Гариза каралуның максималь срогы – гариза төркәлгәннән соң 30 эш көне (календарь көн түгел);- дип хәбәр итте Россия Пенсия фондының Татарстандагы Бүлекчәсе Идарәчесе Эдуард Вафин. 

*1037 санлы 2021 елның 28 июнендә кабул ителгән Карар Кагыйдәләренң 13 пункты 

**2021 елның 28 июнендәкабул ителгән Карарга документлар исемлеге 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X