erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Әни, төшемдә болганчык су күрдем", - ди Илнур сәяхәткә китәр алдыннан. Җибәрмәгән булсам шунда"- дип өзгәләнә Сания апа

Кайтырга чыгабыз, дип шалтыраталар һәм...

Бүген "Булгария" круиз теплоходы батканга нәкъ ун ел. Анда 122 кеше һәлак булды. Араларында 28 бала. Арчадан да һәлак булучылар булды. Зур Бирәзәдән Гөлназ һәм Илнур Мифтаховлар да шунда була.

- Әни, төшемдә болганчык су күрдем, - ди Илнур сәяхәткә чыгар алдыннан.

- Һай, улым, әллә бармыйсыңмы? - диясе килә Сания апаның. Тик баланы алып калырга теләми, дип уйлауларыннан куркып дәшми.

- Шимбә киттеләр, якшәмбе кайтырга чыгабыз, дип шалтыраттылар. Ахыр чиктә мәетләрен генә алып кайттылар, - ди Сания апа өзгәләнеп.

Ул вакытта Сания апа алып калган кызлары Мәликәгә хәзер 13, олы кызлары Энҗегә 22 яшь тула. Ул әтисе юлыннан киткән, юридик белем ала. Исән булсалар, августта Гөлназга 45, Илнурга 50 тулган булыр иде.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тулырак газетабызның киләсе санында.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X