erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Өч авылга — спорт мәйданчыгы

Тиздән районыбызның өч авылында яшәүче яшьләр заманча төзелгән спорт мәйданчыкларында шөгыльләнә башлаячак

 

Мөндеш, Наласа, Урта Курса авылларында илкүләм проект кысаларында спорт мәйданчыклары төзелеше бара. Бүгенге көндә иң күп эш башкарылганы Мөндештә. 

Биредә мәйданчыкның нигезен әзерләү, шөгыльләнү мәйданына резин катлам җәю әлегә 80 процент кына башкарылса да, инде коймалап алганнар, уен җиһазларын да урнаштырганнар. Урта Курсада да мәйданчык коймалап алынган.

Тик анда әле мәйданның нигезен салу буенча эш бик аз эшләнгән, резин катлам юк. Наласада әлегә мәйданчык буласы урынга ком гына түшәлгән килеш тора. Иң күп эш башкарыласы урын да биредә. Мәйданчыклар “Универсаль спорт мәйданчыклары төзелеше” республика программасы нигезендә урнаштырыла. Волейбол һәм баскетбол уеннары өчен дип махсуслаштырылган. Әлегә алар районда өчәү генә булса да, киләчәктә саннары артыр дип өметләнә район җитәкчелеге.

Районда илкүләм проект кысаларында эшләр киң колач алып бара. Эш башкарыла торган һәр участокка җаваплы кешеләр — җирлек депутатлары беркетелгән. Узган атнада районда узган киңәшмәдә дә илкүләм проект кысаларында башкарылган эшләр турында сөйләштеләр. Яшьләрнең талантын үстерү, мәктәптән үк һөнәргә өйрәнеп чыгуны камилләштерү максатыннан, Арчаның 6нчы мәктәбендә “Үсеш ноктасы” проекты өчен махсус кабинетлар булдырыла, 2нче балалар бакчасы төзекләндерелә, Урта Сәрдә мәктәбе ныклап төзекләндерелә, Арча агросәнәгать көллияте базасында 15 млн сумлык эш башкарыла, Сәрдәбаш клубында ныклап төзекләндерү эшләре бара, Арчаның 2нче мәктәбендә спорт залы төзекләндереләчәк. Шулай ук илкүләм проект кысаларында киләчәктә Мөндештә күп функцияле мәдәни үзәк, Яңа Кырлайда модульле китапханә, Венетада модульле фельдшер-акушерлык пункты төзү, экология өлкәсеннән, Яңа Кырлай басуында җирне мелиорацияләштерү, урманчылыкка янгын куркынычсызлыгы техникасы булдыру, урман үстерүне арттыру планлаштырыла.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

ТР Цифрлаштыру министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин “Бердәм Россия” төбәк сәяси советы президиумының муниципаль берәмлекләрдә илкүләм проектларны һәм комиссияләрне мәгълүматлаштыруда һәм гамәлгә ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре буенча уртак утырышында “Цифрлы икътисад” илкүләм проект кысаларында “Яңа уку елында Татарстанның барлык мәктәпләрендә дә сыйфатлы һәм тотрыклы интернет үткәреләчәк, мәктәпләр ВОЛС технологияләре (җепселле-оптик элемтә) буенча югары тизлекле интернетка тоташтырылачак. Бу укучыларга үсеш өчен яңа офык-лар ачарга мөмкинлек бирәчәк», — диде. Республикада белем бирү учреждениеләреннән тыш ФАП-                                                                          ларны, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Росгвардия объектларын да югары тизлекле интернетка тоташтыру планлаштырыла. Безнең районда проект 2019 елда тормышка ашырыла башлады. Узган ел районда 27 ФАП һәм 4 авыл җирлеге бинасы җепселле-оптик элемтәгә тоташтырылса, 2020 елда 17 мәктәп һәм 6 башкарма комитет ВОЛСка тоташтыру буенча эш башкарылган. 1 сентябрьгә районның 53 мәктәбе дә югары тизлекле интернетка ия булачак. Бу турыда “Таттелеком”ның Арча ЗУЭСы җитәкчесе Рафил Хисамиев җиткерде. “Арча районы мәктәпләр саны белән иң зур районнарның берсе. 51 чакрым кабель сузасы бар”, — ди ул.

“Цифрлы икътисад” проекты кысаларында Татарстанда  халыкка уңайлы булсын өчен кәрәзле элемтә чарасында махсус сервислар барлыкка киләчәк.  Болар: “Мин төзим” (“Я строю”), “Мин — әни”, (“Я – мама”), “Минем сәламәтлегем” (“Мое здоровье”), “Мин — гражданин” (“Я — гражданин”),  “Минем субсидияләрем” (“Мои субсидии”), “Мин мәктәп укучысы” (“Я — школьник”), “Минем карашым” (“Мой дозор”) сервислары.

Илкүләм проектларның күбесе Россиядә региональ проектлар буенча тормышка ашырыла. 12 июнь – Россия көне. Киләчәктә дә илебездә халыкка уңайлы  программалар күбрәк гамәлдә булып, яшәү шартлары тагын да яхшырсын иде.

Розалия Зиннәтова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X