ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән «Күрше фест» бәйгесе кысаларында уздырылучы «Оста куллар» фестивале райондашларга бәйрәм бүләк итүен дәвам итә.
Узган атнада фестиваль шәһәребезнең Көнбатыш урамында үтсә, 14 август көнне ул Зәйнуллин һәм Борһанов урамы күршеләрен җыйды.
Җәйге кич сабыйларның көлүләре, өлкәннәрнең илһамлануы һәм күршеләрнең эчкерсез аралашуы белән тулы иде.
Балалар үзләрен робототехника, конструкторлар җыю, мультфильмнар ясау, автомодельләр һәм судомодельләр белән идарә итү буенча остаханәләрдә сынап карадылар. Барлык катнашучылар да казанышлары өчен истәлекле сувенирлар һәм татлы бүләкләр алдылар. Өлкәннәр, концерт тыңлап, уеннарда катнашып, бәйрәм рухына чумды.
«Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыруга өлеш кертүче әлеге урамнарда яшәүчеләр Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
«Оста куллар» Арча укучылар сарае коллективы тарафыннан оештырыла. Чираттагы чаралар Арчаның Зур урамында 21 август көнне узар дип планлаштырыла.

Фотолар Арча укучылар сараеныж ВК төркеменнән алынды
Нет комментариев