Котлыйбыз
Яңа Чүриле интернатының пауэрлифтинг белән шөгыльләнүче спортчылары Санкт-Петербургта узган махсус олимпиаданың Бөтенроссия спартакиадасында катнашып кайткан һәм җиңүләр яулаган.
Интернат директоры Гүзәл Нигъмәтҗанова:
– Егетләребездә алтын һәм көмеш кенә, бронза медаль юк! – дип горурлык белән сөйләде.
Әйе, сәламәтлекләре чикле булуга карамастан, алар тормыш каршында сынатмый. Иҗат итәләр, спортта көч сынашалар, яңа һөнәрләр үзләштерәләр, хәтта эш башлaп җибәрүчеләр дә бар.
Нет комментариев