erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

«Почтальоннарның хезмәт хакларын телгә алырга да оят» - нигә матбугат тиражы кими?

Бүгенге көндә Татарстанда 138ләп почтальон вакансиясе бар. Хат ташучылар җитмәүнең төп сәбәбе — бу җаваплы хезмәтнең тиешенчә бәяләнмәвендә…( "Интертат" электрон газетасы, Казан. Гөлназ Хәбибуллина )


 Авылның тоткасы булган хат ташучы ничә сум хезмәт хакы ала? Почтальон булмаган авылларда халык ничек яши? Газета-журналларның тиражлары ни өчен төшә? Язмабыз шул турыда.

Лилия Заһидуллина
Интернет көнкүрешебезгә көннән-көн ныграк үтеп керсә дә, бүген почта хезмәтенә сорау кимеми. Бигрәк тә авыл халкы тәмле исләре килеп торган көндәлек басмалар укырга ярата. Утка-суга түләүләрен дә почта бүлекчәсе аша башкара алар. Авыл халкының дөнья хәлләрен сөйләшеп, аралашу, тормыш мәшәкатьләреннән аз гына ял итү урыны да әле ул.

Менә шушы авылның үзәге булган почта бүлекчәләренә республиканың шактый авылларында йозак салынган. Чөнки эшләргә кеше юк. Почта җитәкчеләре булмаганга, хат ташучы ике кешелек хезмәтне берүзе «өстерәп» барган авыллар да күп. Андый авылларда халык ничек яши икән соң? Ситуациядән нинди юллар белән чыга?

«Җиргә җәеп газета, квитанция җыябыз»
Питрәч районы Татар Казысы авылы халкы әлеге проблема белән күзгә-күз очрашкан. Алар инде бер ай буе почтальонсыз яши. Бердәнбер почтальоннары майда бу хезмәттән баш тарткан. Газета-журналларны, районнан алып килеп, йә урамда чирәмгә, йә авыл советы бинасы идәненә капчыгы белән бушаталар. Газеталар гына түгел, түләү кәгазьләре, мөһим хатлар, посылкалар да шулай идәндә яки җирдә ауный.

Буш вакыты булган кешеләр килеп, газеталарын аралап ала. Килергә өлгерә алмаганнар газета-журналсыз да калырга мөмкин. Чөнки «буталып» чит кеше газетасын алып китүчеләр дә булгалый икән. Менә шулай, кайберәүләр, акча түләп язылалар да, товарларыннан коры калалар. Ә кемдер бушка кызыклы газета укып рәхәтләнә.

Почтальон булмагач, Татар Казысы авылы халкын киләсе яртыеллыкка газета-журналларга да яздыручы булмаган. 

«Кайчаннан бирле җиргә җәеп газета, квитанция җыябыз. Инде менә икенче яртыеллыкка газета-журналларга да языла алмый калдык. Безнең кебек әбиләрнең бөтен куанычы да, юанычы да газета уку бит», — дип борчыла газеталарын эзләргә килгән әбиләр.


Лилия Заһидуллина
Килеп алу мөмкинлеге булмаган кешеләрнең көндәлек матбугаты авыл советы бинасында айлар буе өелеп, саргаеп ята. Өстәл өстендә газеталарның узган айда басылган саннарын да күрергә мөмкин. Хәзер халык газета-журналлары шушы өстәлдә ятканга да сөенә башлаган инде. Чөнки почта машинасы соңгы килүендә өч атналык газета-журналларны бергә алып килгән. Авыл советы бинасы бикле булганга, калдырыр урын таба алмаганнар.


Лилия Заһидуллина
«Почта эше белән шөгыльләнеп ята алмыйбыз, безнең үз эшебез дә буа буарлык бит», — ди бу уңайдан авыл җирлеге башлыгы Фаяз Кәримуллин. 

«Почта машинасы килгән көнне эш урынында булсак, матбугатны алып кала идек. Ләкин без бина эчендә генә алар килгәнне көтеп утыра алмыйбыз. Йә Питрәчкә, йә күрше авылларга киткән вакыт та була. Җәйге ялларны да үз вакытында алырга кирәк. Болай да халыкка пенсия өләшкәндә көннәр буена ярдәм итеп тордык. Авылыбызда 150 пенсионер яши. Почта җитәкчесе җибәргән исемлек буенча, районнан килгән операторга пенсия таратыштык», — ди башлык. 

Фаяз Кәримуллин почта машинасының вакытлы-вакытсыз йөрүенә дә дәгъва белдереп алды. «Ул бит төрле вакытта килә. Вакытын шалтыратып белешәсең дә, пенсионерларны, мәсәлән, сәгать унга чакырасың. Ә машина көндезге 12дә яки бөтенләй төштән соң гына килеп җитәргә мөмкин. Карт-коры җыелышып, икешәр сәгать машина көтеп тора. Бик уңайсыз», — дип сөйли ул. 

«Уңайсыз», «кыен», «читен» булганда, гадәттә, проблеманы хәл итү юлларын эзләргә кирәк. Почтальон эштән киткәнгә бер ай узган, җитмәсә, ул китәчәге турында алдан кисәтеп тә йөргән. Бер ай дәвамында авыл җитәкчелеге нәрсә карады икән? 

«Без кешеләрне күпме үгетләдек! Беркемне дә бу эшкә ризалаштырып булмый. Чөнки хезмәт хаклары кеше көлдерерлек. Минималь хезмәт хакы да 12 мең булган заманда 6 мең ала бит алар! 6 мең! Алтыным, менә сез килеп эшләр идегезме шушы эш хакына? Идән юуучылар да күбрәк ала бит. Киткән почтальоныбыз бик тәҗрибәле иде, хезмәт хакын аз гына күтәрсәләр, тагын эшләр иде әле ул. Почта җитәкчебез пенсиягә киткәч, аның эше дә өелеп калды үзенә. Пенсия, субсидия таратулар, газета-журналларга яздыру, түләүләр. Әле бит җаваплылыгы да бар.

Питрәчтәге почта җитәкчелеге белән хезмәт хакын берничә меңгә булса да арттыру турында сөйләшеп караган идем. «Теләмиләр икән, эшләмәсеннәр», — дигән җавап ишеттем. Югыйсә, почтальонның булуы, аның халыкны газета-журналларга яздыруы алар өчен дә файдага. Газетаның ярты бәясе почтага кала икән бит», — дип сөйли Фаяз абый. 

Чыннан да бер ай дәвамында хезмәткәрләр таба алмаганнармы, булыр әле дип, кул кушырып утырганнармы, анысы безгә караңгы. Ләкин авылның проблемасына массакүләм мәгълүмат чаралары игътибар итү белән, әлеге мәсьәлә чишелү ягына борылган. Бу язма әзерләнгәндә Фаяз Кәримуллин Татар Казысында 1 июльдән ике почтальон үз вазифаларына керешәчәге турында хәбәр итте. 

«Россия почтасы»ның Татарстандагы филиалы матбугат белән эшләү хезмәте дә Татар Казысы авылындагы почта җитәкчесе һәм почтальон вакансияләренә хезмәткәрләр табылу турында җавап язды. Авылның почта бүлекчәсе тиздән элекке режим буенча эшли башлаячак дип өметләндерде алар. 

«Авылда бер кеше дә хат ташучы булып эшләргә теләми»
Бер авылның проблемасы чишелгәнгә сөенсәк тә, почта һәм почтальонсыз тилмергән авыллар әлегә күп. «Россия почтасы» биргән мәгълүматлар буенча, бүгенге көндә Татарстанда 138ләп почтальон вакансиясе бар. Күп почта бүлекчәләрендә почтальоннар ярты яки 0,7 ставкага эшли. 

Бүген Татарстанда 138ләп почтальон вакансиясе бар. Күп почта бүлекчәләрендә почтальоннар ярты яки 0,7 ставкага эшли.
Әтнә районы Ташчишмә авылында да почтальонның эштән киткәненә ике ел була инде. Биредә Әтнәдән килгән почтальон атнага ике тапкыр газета-журналлар һәм пенсияне авыл мәдәният йортында өләшә. Авыл халкына барлык эшләрен ташлап, билгеләнгән вакытка килергә һәм чиратларын көтеп җиткерергә генә кирәк. Авылда 119 хуҗалык бар, 300дән артык кеше яши.

Ташчишмә авылы үзидарәсе хисапчысы Резидә Сафиуллина әйтүенчә, почтальон булмау баштарак кыен тоелса да, халык әкренләп ияләшкән. «Ватсапта авылыбызның төркеме бар. Мәдәният йорты мөдире шунда хәбәр сала да, тиз генә килеп җитәбез. Пенсия, субсидия акчаларын да шунда өләшәләр. Газета-журналларга яздыралар.

Почтальоныбыз булганда бик уңайлы иде, сүз дә юк. Авылыбыз халкының күбесе пенсионер. Кайберләренә өйдән чыгып йөрү дә авыр. Әле бит пенсия акчаларын алгач, исән-имин өйләренә кайтып җитәргә дә кирәк. Урамда кем очрамас», — ди ул. 

Ташчишмәдә дә почтальон эзләү эшләре алып барылган. Резидә апа сүзләренчә, районның почта җитәкчелеге килеп, кешеләр белән сөйләшеп караган. «Хәтта прокураторадан килеп тә халык белән очрашулар уздырдылар. Файдасы гына булмады. Бер кеше дә хат ташучы булып эшләргә теләми. Хезмәт хакларының күпме икәнен беләсезме? Ул санны атарга да оят», — ди Резидә апа. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«8 меңлек товар сатканга 400 сум акча язалар»
Аксубай районының бер авылында эшләүче почтальон әйтүенчә, почта хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы 6-7 мең сум. «Әле монда эшлисе дә бар бит», — дип, исемен һәм авылын язмавымны үтенде ул.

«Апрель аенда ике атна ялда булган идем. Шуңа күрә майда хезмәт хакым 5 мең генә чыкты. Июнь өчен 3300 сум аванс килгән, июль уртасында шул тирә хезмәт хакы күчәчәк. 

Авылыбыз зур булгач, 0,6 ставкага өч почтальон эшлибез. Ставкабыз башта 0,7 иде, кисә-кисә, аны 0,6га калдырдылар. Сишәмбе һәм якшәмбе генә ял итәбез. Бертуктамый авыл халкын газетага яздыртырга, товар сатарга кирәк. Ул товар сату буенча ай саен галәмәт зур планнар куялар. Без аларны тутыра алмыйбыз. План тутырсаң, 1000 сум премия бирәләр. Менә мин бу айда 8 меңлек товар саттым, шуңа 400 сум акча язарлар инде. Ә бездә товарның бәяләре кибет бәясеннән кыйммәтрәк. Районга барып алсалар, ярты бәягә очсызрак, халык та юләр түгел бит, нигә бездән алсын ди ул аны. Чәйләргә ташламалар булгалый, шул вакытта сатып калырга тырышабыз инде.

Ялга китеп булмый, чөнки безнең урынга эшләргә кеше юк. Ул тиеннәр өчен берәүнең дә вакытын әрәм итеп утырасы килми. Әле бит балаларны да укытасы, кеше итәсе бар. Эш хакым түләүләргә һәм вак-төяккә тотылып бетә. Кеше 40-50 мең эш хакы алганда безнеке кеше көлкесе инде. Ярый, ирем акча эшли, Аллаһка шөкер. Гаиләне ул алып бара. Бәйрәмнәрдә аз гына да премияләр бирү дә юк. Киемнәр биргән булалар. Яңгырда кия торган өс киеме, аяк киемнәре өләштеләр. Алары белән өй тулды инде», — дип зарланды ул. 

Илфат Фәйзрахманов: «Бу проблемадан чыгу юлы —
почтаны реформалаштыру»
Кар-бураннар, яңгырларга карамыйча, халык мәгълүматлар белән вакытында танышып барсын, пенсиясен алсын дип тырышучы гади хезмәт кешесенең кадере менә шулай бәяләнә бездә. Шуңа күрә Татарстан буенча почтальоннар җитмәү мәсьәләсенә татар матбугатының тиражлары кимү, укучысына барып җитмәү проблемалары да өстәлә. Почта системасындагы тәртипсезлек газета-журналларга ничек йогынты ясый? Бу хакта татарча газеталар чыгаручы баш мөхәррирләрнең фикерләрен белештек. 

Илфат Фәйзрахманов, «Безнең гәҗит”нең баш мөхәррире: 

«Мин бу проблеманы һәрвакыт үзебезнең авыл почтальоны мисалында сөйлим. Зөлфиябез шулкадәр ихластан эшләп йөри. Ләкин очраган саен: «Илфат абый, туйдым», — дип әйтә. Ул бөтен коммуналь түләүләрне җыя, пенсия-субсидияләрне өләшә. Акчаларны, сумкасына тутырып, күрше авылдагы үзәк почтадан алып кайта. Казанда почтальон пенсияне сакчы белән өләшеп йөри. Ә монда почтальон япа-ялгыз күрше авылдан акча күтәреп кайта. Юлда нәрсә булмас? 

Зөлфия белән кичә генә очрашкан идек. План буенча, почтальоннарга айга дүрт кешене иминиятләштерергә кушалар икән. Договорларын сораган идем, карап алырга, анысын биреп тә тормыйлар икән. Түләгәнгә чек кына бирәләр. Шартларын да белмибез, ди. «Теләк белдерүчеләр булмагач, үзебезне, әти-әниләрне, туганнарны иминиятләштерәбез инде», — ди. Ул күп катлы шәһәр фатирлары өчен генә кулай бугай. Менә әйтегез әле, авыл йортында су басу очрагын кисәтү өчен иминиятләштерү нәрсәгә кирәк? Бу бит рэкет, бандитларча эшләү. Шуңа да инде, Татарстан почтамтына керсәгез дә, Россиянекенә керсәгез дә, алар евроремонтлы биналарда утыралар. 

Почтальоннар нәрсә генә сатмый! Ул товарлар, кибеттәгегә караганда, бермә-бер кыйммәт. Аны алучы юк. Авыл халкы, почтальонны кызганып, яхшысынмыйча гына алып кала инде аны. Әле быел Сабантуйда товар сатарга чыгыгыз дигән күрсәтмә дә булган үзләренә. Почтальон икеләтә кыйммәт кер юуу порошогын күтәреп, Сабантуйга чыгарга тиеш микән?! Моны уйласаң да әллә нишләп китәсең. Варварлык рәвешендә корылган система бу. 

Мин бер ел элек «Татмедиа» коллегиясендә подпискаларның начар оештырылу сәбәпләре турында чыгыш ясаган идем. Шул вакыттан бирле бернәрсә дә үзгәрмәде. Почтаның кайнар линиясе ачылды, ләкин ул эшләми, аңа шалтыратып булмый. Газета-журналларга яздырту проблемасы шул килеш калды. 

Бездә журналистлар начар яза, газеталар начар эшли дип әйтергә күнегелгән, тиражлар шуңа кими, янәсе. Юк, без начар эшләмибез, без көне-төне тырышабыз, ләкин без үз хезмәтебезне җилгә очырабыз. Редакциябезгә көн саен диярлек газета югалды дип шалтыраталар. Халык газета югалганга, редакцияне гаепли, почтаны түгел. Ә почта исә, шушы югалган, укучыга барып җитмәгән гәҗит өчен дә бездән акча алып кала. 

Бу — тулаем җимерек, барыбызны да артка сөйри торган система. «Татарстан почтасы» мөстәкыйль булган вакытта бар да тәртиптә иде бит. Мәскәүгә буйсына башлагач, хәлләр үзгәрде. Бер елны Мәскәүнең баш почтальоны яхшы эшләгән өчен 90 миллион сум премия алды. Алар бит отчет бирәләр, рентабельле эшлибез, диләр. Ә рентабельлеккә шушы безнең авылның Зөлфияләре хисабына, түләмичә, аларны эт урынына эшләтеп ирешәләр.


Солтан Исхаков
Почтальоннарның уртача эш хакы 30 мең сум дигән булалар. Тулы ставкага эшләсәләр, бәлки шулай булыр да иде. Аларның ничәсе генә тулы ставкага эшли соң? Әле почтальоннарның 4 километр ераклыктагы күрше авылга җәяү барып, почта алып кайтуы эш сәгатенә саналмый икән. «Менә сезнең дә трамвайга утырып, эшкә баруыгыз эш сәгатенә керми бит», — дип җавап бирделәр почта җитәкчелеге бу сорауны күтәргәч. Менә ничек мәсхәрә итәләр почтальоннарны. 

Быелгы подписканың бик начар төгәлләнүе өчен дә без түгел, почта гаепле. Сез әйткән Татар Казысы кебек авыллар берәү генә түгел бит ул. Район саен бар андый авыллар. 

Арчаның почта җитәкчесе бер җыелышта почтальоннарга: «Гәҗиткә язылырга өндәп йөрмәгез, безгә товар сатарга кирәк. Языласы кеше үзе языла ул», — дип, белдерү ясаган булган. Бу турыда «Татарстан почтасы»на запрос ясаган идем. Мин җырлыймын бырдыйны, син җырлыйсың шырдыйны, тыңлаучысы шыр тиле рәвешендә «отписка» алдым. Бу системаның ишелеп, череп баруы турында сөйли торган мисал. 

Бүгенге көндә бездә кайсы гына тармакны алма, барысы да җимерелеп бара. Авыл хуҗалыкларын инвесторлар алган булып, таратып бетерде, авылларда яшьләр юк, алар карт-коры авылына әйләнеп бара. Системаның җимерелеп баруы почта эшчәнлегендә дә сизелә. Инстаграмдагы блогерларны тыңлап кына дөньяны алып барып булмый бит ул. Мин чит илләрдә булганда гел игътибар итәм, анда, кыштырдатып, кәгазь газета укыйлар. Безнең халык та укырга ярата. Берзаман бүгенге интернет, телефон буыны искә төшерәчәк әле газеталарны. Ул вакытта, кызганыч, матбугат үлгән булырга мөмкин. 

2003 елда «Безнең гәҗит”кә язылу бәясе 120 сум тора һәм шуның 80 сумнан артыграгы редакциягә кала иде. Шуннан бирле бәяләрне күтәрдек тә күтәрдек. Инде 800 сум чиген уздык. Чөнки почта бәяләрне арттыра, типография күтәрә. Иң начары — шушы газетага язылу бәясенең өчтән бер өлеше дә редакциягә калмый. Ә безгә бит яшәргә кирәк. Мин газетаны 11 сумнан киоскларга илтеп бирәм. Алар аны 30-35 сумга сата. Менә бу дөресме соң инде? «Безнең гәҗит”не күтәреп, киоскка илтеп куеп сатуның бәясе — 20 сум. Әле сатылмаганын кире тапшыралар һәм безгә шушы бәяне НДСлар өстәп, кире сатып алырга туры килә. 

Бездән генә торса, без язар идек. Иҗат белән шөгыльләнәсебез, халык өчен эшлисебез бик килә. Ләкин без югалган газеталарны эзләү, аларны укучыларга илтеп бирү белән мәшгуль.

Шулай ук Питрәч районы авылында (исемен төгәл хәтерләмим) булган бер хәлне безнең журналистлар кайтып, тикшереп йөргәннәр иде. Кайсыдыр елда мин акча түләп, реклама өчен өстәмә тираж чыгардым. Миңа авыл почтальоны шалтырата. Почта җитәкчеләре ике пачка «Безнең гәҗит»не (1 пакетта 200 газета) мунчага ягарга дип, өенә алып кайтып киткән. Менә без аңа күпме чыгым чыгарган, ә син аны алып кайт та, мунча миченә як!  

Дәвамы : https://intertat.tatar/news/society/08-07-2021/pochtalonnarny-hezm-t-haklaryn-telg-alyrga-da-oyat-nig-matbugat-tirazhy-kimi-5828905

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X