erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Проблема гади түгел

Алимент түләмәсәң

Әти-әниләр вазыйфасына үзләренең балаларын карау, тәрбияләү йөкләнгән. Әгәр дә әти-әниләр аерылыша яки аерым яшиләр икән, бала белән кем кала – шул гаиләдән китеп барган әти яки әнидән бала өчен матди ярдәм алырга хокуклы. Озак еллар баласына алимент түләмәгән әти-әниләр бар. Ә алимент күләме көн үткән саен арта бара һәм бирәчәк күп җыела. Бу очракта алимент түләмәүчене җинаять җаваплылыгына тартып була.

2019 ел башыннан җитди сәбәпсез алимент түләмәгән әти яки әниләргә карата кузгатылган җинаять эшен район суды карый. Әгәр мондый хокук бозулар берничә тапкыр кабатланган һәм моның өчен административ җаваплылыкка тартылган булсалар. Аңа кадәр мондый эшләрне җәмәгать судьясы карый иде.  Быел район суды шундый ике эшне карады.

Явызларча алимент түләмәүчеләр өчен закон нигезендә түбәндәге җәзалар каралган: 1 елга кадәр төзәтү, мәҗбүри эшләр, 3 айга кадәр арест яки 1 елга кадәр иректән мәхрүм ителү.

Быел район судында каралган ике эштә дә гаеплеләргә төзәтү эшләре билгеләнде. Аларның 45 меңнән 140 мең сумга кадәр алимент буенча бирәчәкләре җыелган иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әти-әниләргә шуны истә тотарга иде: алимент акчасы ул бала өчен. Ә баланы үстерү өчен күп кирәк.  

Анна Крайнова,

район суды судьясы ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев