erid:2VtzquqpS7d
Район башлыгы Җәмһәрия Зарифуллинаны юбилее белән котлады
Арча яңалыклары

Район башлыгы Җәмһәрия Зарифуллинаны юбилее белән котлады

Хезмәткә-хөрмәт

Район башлыгы Илшат Нуриев 14 декабрьдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең нәсел эше буенча бүлек җитәкчесе  Җәмһәрия Зарифуллинаны юбилее белән котлады, озак еллар намуслы хезмәте өчен рәхмәт әйтте. Аңа Татарстан Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының һәм үзенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов та Җәмһәрия Мансур кызын юбилее белән тәбрикләп Рәхмәт хаты тапшырды.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев