erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Район алдынгылары бүләкләнде

Бүген район Советы утырышында бер төркем хезмәт алдынгыларына район башлыгы Илшат Нуриев бүләкләр тапшырды.

Озак еллар намуслы хезмәте, иҗтимагый тормышта актив катнашуы, ветеран хәрәкәтен үстерүгә керткән өлеше өчен “Сабагаз” җитештерү идарәсе–Арча районы газ хезмәтенең  башлангыч ветеран оешмасы рәисе  Шәфигуллин Илдар Габделфәрт улы  “Фидакарь хезмәте өчен” медале, физик тәрбия һәм спорт өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәте, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалавы өчен Курса-Почмак урта гомуми белем мәктәбенең физик тәрбия укытучы Хәсәнов Хәлил Хөрмәт улы “Татарстан Республикасында физик культура һәм спортны үстерүгә керткән өлеше өчен” Мактау билгесе, сайлауларны оештыруга керткән өлешләре өчен Арча муниципаль районы территория комиссиясе секретаре Нурмиева Люция Илдар кызы, Арча районы 992нче номерлы участок сайлау комиссиясе рәисе Фәттахова Рәмзия Габделбәр кызы Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең “Сайлауларны оештырудагы хезмәтләре өчен” Мактау билгеләре,  Татарстан Республикасы сайлау системасын үстерүгә керткән өлешләре өчен Арча районы 948нче номерлы участок сайлау комиссиясе секретаре Нуриәхмәтова Рәмзия Әмирҗан кызы, Арча районы 987нче номерлы участок сайлау комиссиясе рәисе Галимҗанова Гөлназ Мәгъсүмҗан кызы, Татарстан Республикасы  Үзәк сайлау  системасының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
  Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасы депутатларын сайлауны әзерләү һәм үткәрү буенча актив һәм нәтиҗәле хезмәте өчен  Арча районы 977нче номерлы участок сайлау комиссиясе рәисе Хәсәнова Рәмзия Фәһим кызына Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәте, Татарстан Республикасында тхэквондоны популярлаштыру һәм үстерүгә керткән нәтиҗәле өлеше өчен Арча муниципаль районы тхэквондо Федерациясе рәисе, “Мингер-Агро” ширкәте генераль директоры урынбасары Закиров Илфат Индус улына Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының Рәхмәте тапшырылды.    

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X