erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Райондагы мәдәният учреждениеләре грантка ия булды

Республиканың "Авыл җирлекләре территориясендәге иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре һәм хезмәткәрләре" конкурсына нәтиҗә ясалды.

Җиңүчеләр арасында безнең китапханәчеләр дә бар. «Иң яхшы китапханә" номинациясендә Арча муниципаль районы "Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы" филиала Яңасала авыл китапханәсе (мөдире Фәридә Борханова) җиңү яулады һәм 100 000 сум күләмендә грант отты.

"Казан арты" тарих-этнография музее" муниципаль бюджет учреждениесе филиалы - Мөхәммәт Мәһдиев музее (мөдире Халидә Габидуллина) Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының “Авыл җирлекләрендә урнашкан иң яхшы мәдәният оешмаларын һәм хезмәткәрләрен билгеләү” бәйгесендә җиңү яулап, 100 000 сумлык бүләккә ия булды.

Арча балалар сәнгать мәктәбе Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының 2021 елда ТР муниципаль мәдәният оешмалары арасында милли телләрнең күпчелеген саклау чаралары һәм проектларын оештыру бәйгесенең җиңүчесе. "Гусли-fest" милли мәдәният фестивале проекты 500000 сумлык грантка ия булды.

“Яшьнәп яшәргә кирәк” дип исемләнгән татар телендәге сценарийлар җыентыгы Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының 500 000 сум күләмендәге Грантын отты (проект җитәкчесе - әйдәп баручы методист Л.Н.Дәүләтбаева).

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Авыл җирлегендә урнашкан иң яхшы мәдәният учреждениесе” республика бәйгесендә Күпербаш авыл Мәдәният йорты (грант күләме - 100 000 сум, директоры М.Вәлиева) җиңү яулады.

Барлык җиңүчеләрне зур уңышлары белән котлыйбыз!

Бу хакта район мәдәният идарәме җитәкчесе Илфар Әюпов хәбәр итә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X