erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Террорга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булды

19 августта Арча муниципаль районында террорга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Аны район башлыгы, комиссия рәисе Илшат Нуриев алып барды.

Утырышта Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлек җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Котдусов “Республика көне һәм бердәм тавыш бирү көннәрендә террорлык актларын кисәтү һәм җәмәгать куркынычсызлыгын көчәйтү буенча өстәмә чаралар турында”, район  мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Л.Ильина “Мәгариф оешмаларының террорга каршы сакланганлыкның торышы турында”, район мәдәният идарәсе җитәкчесе И.Әюпов мәдәният объектларының куркынычсызлыгын тәэмин итү, ведомстводан тыш сак бүлеге җитәкчесе Р.Фәйзрахманов террорга каршы көрәшне көчәйтү чаралары турында чыгыш ясадылар. Яңа Кишет һәм Сеҗе авыл җирлекләре башлыклары Э.Минҗанова, Р.Хәмидуллин үзләрендәге эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

Террорга каршы көрәш комиссиясе секретаре Г.Әхмәдуллина Татарстан Республикасында террорга каршы көрәш комиссиясе йөкләмәләрен һәм район комиссиясе кабул иткән карарларның үтәлешенә контрольнең торышы турында сөйләде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тикшерелгән мәсьәләләр буенча карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X