erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сентябрьдән республикада ОРВИ чоры башланды.

ОРВИ белән авыручылар саны артканга коронавирус гаепле түгел. «Татмедиа» агентлыгында узган матбугат очрашуында белгечләр бу көннәрдә халык арасында ишетергә туры килгән иң төп имеш-мимешкә ачыклык кертте.

(Ватаным Татарстан)

Көзге салкыннар башлануга республикада елдагыча салкын тиеп авыручылар саны арта башлады. Күпләр моның төп сәбәбен соңгы елларда гриппка караганда коронавируска күбрәк игътибар бирелүдән күрә. Коронавируска каршы вакцинация аркасында, гриппка каршы ясалганына вакыт калмый, ОРВИ йоктыручылар саны да шуңа күрә арта, янәсе. Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков моны ялгыш фикер дип атый. «Гриппка каршы прививка ясату вакыты беркайчан да кичектерелмәде. Тиздән гриппка каршы вакцина ясатыр чак җитәчәк, шуңа күрә коронавируска каршы вакцинаны аңа кадәр ясатып куярга тырышыгыз, дип гел кисәтеп килдек. Менә хәзер нәкъ шул чор җитте», – диде ул журналистлар белән очрашуда. Бер прививка белән икенчесе арасында бер ай аерма булырга тиеш. Әлегә республикада грипп белән авыруның бер очрагы да теркәлмәгән.

Хәзерге вакытта республикада барлыгы 1071796 кеше коронавируска каршы вакцина ясаткан. Билгеле булганча, аны барлык хастаханәләрдә, шулай ук күчмә прививка ясату пунктларында ясатырга мөмкин. «Вакцинаны никадәр тизрәк ясатсак, респиратор вируслы чирләр дә шулкадәр акрынрак таралачак. Инфекцияләр белән бәйле яңа чикләүләр кертелү-кертелмәү дә, нигездә, әнә шуңа бәйле», – ди Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Сентябрьдән республикада ОРВИ чоры башланды. Хәзерге вакытта аның белән авыручылар саны узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 1,3 тапкыр күбрәк. Күрсәткечләр, эпидемиологик чиктән 18 процентка югарырак. Шуңа күрә әлегә ниндидер өстәмә чикләүләр кертергә җыенмыйбыз. Әмма хәлләр катлауланса, булырга да мөмкин. Алдагысын вакыт күрсәтер», – диде Любовь Авдонина журналистлар белән очрашуда. Уку елы башыннан бирле 6,8 мең баланы температурасы югары һәм авыру билгеләре булган өчен өйләренә кайтарып җибәргәннәр. Уку йортларында коронавирус белән авыруның 38 очрагы билгеле. Шулардан 9ы – мәктәп укучылары.

Динә Гыйлаҗиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X