erid:2VtzquqpS7d
Сезгә, ветераннар!
Арча яңалыклары

Сезгә, ветераннар!

Халидә Фәйзрахманова шигырь язган.

Гомер көзе бәйрәмнәре...
Элеп кызыл сәйләннәрне
Ишек шакый алтын көз,
Картлык, килмә, бераз түз.

Тагын каршылыйсы килә
Дәртле, җылы язларны.
Кар эрүен, ташуларны,
Кире кайткан казларны.

Гомер көзе ашыктыра,
Җибәрми, җитәкләгән.
Шәрә ботаклары тарта
Ертылган итәкләрдән.

Күңел әле һаман тели
Ишетергә назлы сүз.
Ашыктырма вакытларны,
Сиңа әйтәм, килмә, түз!

Күрче, дөнья нинди матур,
Хәтта күзләр камаша.
Картлык түгел, бу бары тик,
Ел фасылы алмаша.

Халидә Фәйзрахманова


Арча хәбәрләре

Нет комментариев