erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

           Шәҗәрә гөлләрем

Татар халкының бик үзенчәлекле бер гореф-гадәте  бар. Ул – нәсел шәҗәрәңне өйрәнү . “Җиде бабаңны белү фарыз”,  “Олыларны олылау , туган –тумачаңны, нәсел- нәсәбеңне белү фарыз ”,- дигәннәр бабаларыбыз.

                                  

Боларны белмичә, нәселеңнең үткәнен,  тарихын белеп булмый.Шуңа күрә нәсел шәҗәрәсен өйрәнү һәм терки бару күркәм гәдәт.

Мин үземнең җиде буын бабамны белүем  белән бик горурланам. Алар үз һөнәрләрен тапканнар, бәхетле гаилә корганнар. Балаларын үстереп тормышка аяк бастырганнар. Сугыш кырларында да булганнар,  безнең бәхетле киләчәгебез өчен көрәшкәннәр, тырышканнар.  Бабайларның яшәеше, тормыш итү кануннары киләчәк буыннарга да барып ирешсен өчен, мин үземнең, үземнең тормыш иптәшемнең буыннар шәҗәрәсен төзергә уйладым. Үзем белгән мәгълүматларны, бабайларыбыз турында истәлекләрне югалтасым килмәде. Шәҗәрәне мин гөлләр рәвешендә, һәр кешене үзенә җәлеп итә торган итеп төзедем.  Бу шәҗәрә гөлләрем белән районыбыз уздырган “Төп йөрт килене-2016” бәйгесендә чыгыш ясап, тамашачылар күңелендә соклану уяттым.

Горурланып тармак өсти-өсти , үстердем мин нәсел  гөлләрен

Һәрбер чәчкә хәтерләтә сыман, туганнарның нурлы йөзләрен

Исем куштым гөлләремә,  “Шәҗәрә” гөле диеп

Һәр буынын искә алам, хөрмәтләп, ихлас сөеп.

 

Шәҗәрәдә чүлмәккә исемнәре язылган, бабайларыбыз буын тамыры, алардан чыккан һәр төс чәчәкләр  бер буынны аңлата. Зәңгәр төс, безнен әтиләребез буыны, кызыл төс чәчәкләр алардан туган балалар, ягъни безнең буын, ә ак чәчәкләр безнең балаларыбыз, күпләреннән инде сары бөре булып яңа буын оныкларыбыз  үсеп килүен күрергә, аңларга була. 

 

Ике гөлнең шушы чәчәкләре

Җанга якын  һәрбер   буыны

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ике нәсел чәчкән  чәчәкләрдән

Балкып тора тормыш болыны.

 

Һәр кешегә шуны әйтәсем килә, әби-бабайларыгыз, әти-әниләрегез исән вакытта нәсел шәҗәрәсен барлагыз, өйрәнегез, үзебездән соң килгән буыннарга калдырыр, сөйләр истәлекләр һәркемдә күптер.

 

                        Локманова (Ахметова) Гөлшат  Хәйдәр кызы.

Шекә авыл китапханәчесе.

 

 

Шекә авылында яшәүче Локмановлар, Шушмабаш авылында яшәүче Ахметовларның шәҗәрә гөлләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X