erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Син – минем бәхет, мин – синең бәхет”

​​​​​​​Арча ЗАГС бүлегендә Арчада яшәүче Фәридә һәм Фирдинат Камаловларның алтын туйлары рәсмиләштерелде.

Арча ЗАГС бүлегендә Арчада яшәүче Фәридә һәм Фирдинат Камаловларның алтын туйлары рәсмиләштерелде.

Чарада “алтын” парның балалары, оныклары, оныкчыклары, туганнары, кызыл туйларында булган шаһитлары да катнашты. Камаловлар Мендельсон маршы астында түргә үттеләр. Бу мизгелләрдә аларның нинди хисләр кичергәннәрен күз алдына китерү кыен түгел. Йөзләрендә елмаю балкыса да, ниндидер бер дулкынлану, бераз гына уңайсызлану да, шул ук вакытта барлык авырлыкларны җиңеп чыгып, шатлыкларга сөенеп, илле ел иңгә-иң куеп гомер итүләре өчен горурлану сизелә иде.

Кызык кына килеп чыккан Фирдинат белән Фәридәнең очрашулары. Нәкъ кинофильмнардагыча. Хәер, һәр кешенең тормышы үзе бер кино инде ул. Үткәннәрне күңел түрендә саклый, еллар үткәч искә төшереп матур итеп сөйли белергә генә кирәк. Фирдинат Камалов ул вакытны бүгенгедәй хәтерли булып чыкты.

– Мин Әтнәдә эшли башладым. Туганнан туган абый хатыны белән Әтнә мәктәбендә укыталар иде. Шул тирәдә генә яшиләр дә. Бервакыт өстәл артында утырганда тәрәзәгә күз төште. Кызлар үтеп бара. Арасында берсе бик чибәр. Кем ул, дип сорадым. Безнең укытучылар, диделәр, чибәр кызның исемен дә әйттеләр. Менә шуннан башланып китте инде. Беренче очрашу шулай читтән торып булды. Аннан ычкындырмадым, – дип сөйләде ул.

Чыннан да, Арча педагогия училищесын тәмамлаган Арча кызы Фәридәне юллама буенча Әтнә районына башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп билгелиләр. Укытучылар нәселеннән булган кыз бу һөнәрне үз итә, матур гына эшләп китә.

Шул ук вакытта Әтнә районының Күшәр авылы егете Фирдинат Казан төзелеш институтын тәмамлап Арчага “ПМК-762” оешмасына прораб булып урнаша. Егетне Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы төзелешенә билгелиләр. Шунда инде ул Фәридәне күреп ала. Озакламый Камаловлар гаиләсенә килен дә төшә.

– Мин тормышыма бик рәхмәтлемен. Рәхмәт сиңа, Фирдинат, шул чакта мине күргәнең өчен, – диде Фәридә Камалова.

Бу ханымга сокланмый мөмкин түгел. Ул әле дә күз явын алырдай чибәр, мөлаем. Елмайса, тирә-юнь яктырып киткәндәй була. Яшь вакытта егетләрнең хушын алырлык булуына шик юк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Сиңа рәхмәт әйтү генә җитми, – диде ире һәм алдына тезләнде. – Әле генә кебек. 50 ел үтеп тә киткән. Сынаулар да булды. Җиңеп чыгарга көч таба алдык. Яшьләргә киңәшем – һәр көннең кадерен белеп яшәргә кирәк.

Әйе, тормыш шундый инде ул, сынаулары, шатлыклы вакыйгалары белән алга тәгәри. Фирдинат Сабирович гомеренең 42 елын төзелешкә багышлый. Арчадагы бик күп обьектлар аның җитәкчелегендә сафка баса. Ә Фәридә ханым 40 ел дәверендә балаларга башлангыч белем бирә. Шуның 34 елын ул Арчаның өченче мәктәбендә эшли.

– Бөтен көчен, белемен, энергиясен балаларга бирде ул, – диде тантанада катнашкан өченче мәктәп җитәкчесе Алсу Сабирҗанова. – Һәм йөзендәге менә шушы елмаю аны гомере буе озата килде.

Ул көн котлаулар күп булды. Балалары Айрат белән Алсуга оныклары кушылды. Кызыл туйдагы шаһитлар да сүз алды. Район хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина, район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина котлауларга өстәп район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатын тапшырдылар. “Шәрык” территориаль-җәмәгатьчелек үзидарәсе рәисе Ринат Сафин да килгән иде.

– Гаилә учагын сүндермичә тотучы сез, Фәридә ханым. Төрле вакытлар булгандыр. Авырлыкларны җиңеп бу көнгә кадәр килгәнсез. Алтын ялтырый, ләкин ул салкын. Киләчәктә дә сез шуны бергә-бергә җылытып торыгыз, – диде ул.

“Алтын” пар бүлекнең Дан китабына кул да куйды. Аларга “Алтын туй” таныклыгы тапшырылды. Мәхәббәт һәм тугрылык билгесе итеп алтын туй медальләре дә алыштылар. Соңыннан парлашып вальс биеделәр. Булат Бәхтияров үзенең җырын Фәридә һәм Фирдинат Камаловларга багышлады. Җырдагы “Син – минем бәхет, мин – синең бәхет”, дигән сүзләр нәкъ менә аларга кагыла иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X