erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Сәламәтлек” программасы кысаларында төрле спорт ярышлары оештырылып тора

Бүләккә өстәл теннисы, 5-6 мең сумлык туплар...

Яңа уку елы башланганга өч ай үтеп китте. Район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы (җитәкчесе Вакыйф Харисов) “Сәламәтлек” программасы кысаларында төрле спорт ярышларын оештырып тора.

Румия Надршина

Ярышларны көзге кросс белән башлап җибәрделәр. Арча стадионы...

30 сентябрь, көзнең иң күркәм вакыты. Агач, үлән исе... Әнә шундый гүзәл көнне очрашты алар. Иң шәп йөгерүчеләр Яңа Кенәр мәктәбендә булып чыкты – 1нче урын, 2нче – Укучылар сарае, 3нче – Апаз мәктәбе командасы. Бер айдан соң профсоюз әгъзалары тагын очрашты. Бу юлы Арчаның 5нче гимназиясе базасында мылтыктан аттылар, дартс уйнадылар. Мылтыктан ату буенча Наласа мәктәбе командасына тиңнәр булмады. 2нче – Апаз мәктәбе, 3нче Яңа Кенәр мәктәбе. Ә дартсны Курса Разъезды командасы оста уйнады. 2нче – Хәсәншәех мәктәбе, 3нче урында Яңа Кенәр мәктәбе командасы.

3 декабрьдә “Арча” спорт комплексына һәм Укучылар сараена 44 башлангыч профсоюз оешмасыннан җыелдылар. Өстәл теннисы һәм бадминтон уйнадылар. Бадминтонны Укучылар сарае командасы әйбәт уйнады – 1нче урын, 2нче урынны Арчаның 2нче мәктәбе командасы яулады, 3нче урын – Апаз мәктәбендә. Өстәл теннисы буенча Апаз мәктәбенә җитүче булмады – 1нче урын, 2нче – Яңа Кенәр мәктәбе, 3нче – Арчаның 5нче гимназиясе командасы. Иң күп призлы урыннарны Яңа Кенәр мәктәбе һәм Апаз мәктәбе командалары алды. Быел сентябрьдән башланган Һәр ярышта диярлек аларда призлы урын. Шәп йөгерәләр, төз аталар, бадминтонны, өстәл теннисын да яратып уйныйлар... Укучылар сарае командасы да афәрин! Спорт ярышларында алар иң җитезләр рәтендә. 

Яңа Кенәр мәктәбенең башлангыч профсоюз оешмасы рәисе, үзе дә спорт ярышларында катнашып, призлы урыннар алучы, әле менә яңа үткән өстәл теннисында 1нче урынны яулаган Зөлфәт Хәйруллин:

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Мондый спорт ярышлары кирәк, – дип сөйләде. – Үзара мәктәп коллективлары белән очрашабыз, сөйләшәбез, аралашабыз, бу ярыш кына түгел, үзенә күрә бушанып алу, ял һәм сәламәтлек тә. Әлегә безнең Яңа Кенәр мәктәбе командасы 1нче урында. Ике ел рәттән еллык нәтиҗә буенча икенче урынны алдык. Бүләккә ике ел рәттән 15әр мең сумлык спорт җиһазлары бирделәр. Кыйммәтле яхшы туплар, бадминтон ракеткалары, пневматик мылтыклар... – нәрсә кирәк шуны бүләк иттеләр. Яхшы булды. Быел да сынатмаска исәп. Ярышларга әзерләнеп барырга кирәк. Мондый очрашуларны кирәксенмәгән мәктәпләр дә бар... Ә иң активлар Яңа Кенәр,  Апаз, Наласа мәктәпләре, Укучылар сарае, Түбән Мәтәскә мәктәбе һ.б... Без барыбыз да ярышларга әзерләнеп киләбез.

Өстәл теннисы буенча хатын-кызлар арасында 1нче урынны алган Айгөл Хәйруллина:

– Мин Яңа Кенәр интернат мәктәбендә тәрбияче булып эшлим, физик тәрбия дәресләре дә алып барам, – дип сөйләде. – Миңа 23 яшь. 2017 елда интернат-мәктәпкә эшкә кердем. Эшемне, балаларны яратам. Интернатта фойеда теннис өстәле тора. Балалар белән теннис уйныйбыз. Шулай уйный-уйный остарасың. 2018, 2019 елларда да өстәл теннисы ярышында 1нче урынны алдым. Ярышларда катнашу миңа ошый.

Апаз мәктәбе директоры Раушан Сибагатуллин ярышларга килми калмый. “Рәхмәт Арча педагогика көллиятендә физик тәрбия укытучысы булып эшләгән Бари Каюмовичка, – ди ул. – Безне спорт җанлы итеп тәрбияләде. Спортны бик яратам. Менә әле дә Балтачка бассейнга йөзәргә барырга әзерләнеп торам. Балтач безгә якын. 20 км. гына. Соңгы 7 елда алты тапкыр 1нче урынны, бер тапкыр 2нче урынны алдык. Беренче урынга – профсоюздан 25 мең сумлык бүләк.  Профсоюз ике теннис өстәле, теннис, бадминтон ракеткалары, волейболга 5-6 мең сумлык туплар һ.б. бүләк итте. Безнең команда көчле. Волейболны спортзалга бөтен гаиләләре белән килеп уйныйлар. Безнең волейболчы хатын-кызлар командасы гел призлы урында! Ярыш ул кызык, азарт! Спорт бервакытта да эшкә комачауламый, киресенчә, ул ярдәм генә итә.

Инде хәзер башлангыч профсоюз оешмалары командаларын алдагы ярыш – йөзү көтә. Уңышлар!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы Арча хәбәрләре

2
X