erid:2VtzquqpS7d
Социаль фондның (пенсия) клиентлар белән эшләү бүлегендә хисап җыелышы булды
Арча яңалыклары

Социаль фондның (пенсия) клиентлар белән эшләү бүлегендә хисап җыелышы булды

Хисап җыелышында җитди мәсьәләләр турында сөйләшенде.

РФның Татарстан Республикасы буенча Социаль (пенсия) фондның Арчадагы клиентлар белән эшләү бүлегендә (җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова)  хисап җыелышы бара. Иң башта Рузия Нурмөхәммәтова хисап доклады белән чыгыш ясады. Быел 2026 елда 1962 елгы ир-атлар, 1967 елгы хатын-кызлар пенсиягә чыга. 37 ел хезмәт стажы булган хатын-кызлар, 42 ел стажы булган ир-атлар пенсиягә иртәрәк чыга ала.

РФның Татарстан Республикасы буенча Социаль Фонд бүлеге җитәкчесе урынбасары Елена Полякова нәкь менә клиентлар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләренең нинди җаваплы эш башкарулары турында аерым сөйләп үтте.

Хезмәт алдынгылары котлап үтелде.
 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев