erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сораулар күп төрле

Арча район архивына һәр ел меңләгән кеше төрле сорау белән мөрәҗәгать итә.

Арча район архивына һәр ел меңләгән кеше төрле сорау белән мөрәҗәгать итә.

Бу хакта безгә район башкарма комитетының архив эшләрен исәпкә алу һәм алып бару буенча бүлек җитәкчесе Гөлнара Заһидуллина җиткерде.

– Архивта хәзерге вакытта 323 оешманың 61 меңнән артык документы саклана. Ел саен юридик затлардан даими саклау өчен һәм бетерелгән оешмаларның шәхси составы турында документлар кабул итәбез. Якынча елга 600 саклау берәмлеге. Хәзерге вакытта документларны штрихкодлаштыру буенча эш алып барыла, – диде ул. – Шулай ук архив тарафыннан оешма белгечләре белән семинар-укытулар үткәрелә, эш номенклатураларын, архив турындагы положениеләрне, тасвирламаларны, саклау вакыты үтү сәбәпле  юкка чыгарылачак документлар буенча актларны төзегәндә методик һәм практик ярдәм күрсәтелә.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шәхси документлар турында да берничә сүз. Аларда төрле яклы мәгълүмати материал тупланган, кешеләрнең иҗади, хезмәт эшчәнлеге яктыртыла. Район тормышы үсешенә зур өлеш керткән  кешеләрнең кулъязмалары, автобиографияләре, шәхси документлары, фотодокументлары гомерлеккә сакларга кабул ителә. Быел ТАССРның атказанган мелиораторы Алексей Токрановның документлары архивка тапшырылган. Күренекле шәхесләрнең шәхси документлары киләчәктә дә архивка кабул ителә.

– Архив бүлегенең көндәлек эше – сорауларны үтәү. Бу елның ун аенда гына да 808 сорау килде, – диде архив җитәкчесе. – Стаж, хезмәт хакы, оешмаларның барлыкка килүе, үзгәртелүе турында мәгълүматлар сорыйлар, шулай ук җир участогы бүленеше турында сораулар да бар.

Гөлнара Заһидуллина әйтүенчә, төрле чараларда да катнашырга тырышалар икән. 30 укучының эше “Минем шәҗәрәм” район бәйгесендә катнашкан, шулардан дүртесе республика бәйгесенә җибәрелгән. Алтынчы мәктәптән яшьтәшләре арасында Алисә Әхмәрова, Айзат Ибраһимов беренче урыннарны яулаганнар. Айван авылыннан Хаҗиевлар гаиләсе “Тарихта без эзлебез” бәйгесенең зона этабында дүртенче урынга чыккан һәм диплом белән бүләкләнгән.      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X