erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

«Спутник V» вакцинасының яңадан 190 мең дозасы кайтарылачак

Куркыныч төркеменә кергән, шулай ук теләге булган һәркемгә вакцина ясаячаклар.

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясеннән «Спутник V» вакцинасының 190 мең дозасы кайтарылачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев сөйләде.

«Безне шактый интенсив прививка кампаниясе көтә. Февральгә кадәр бездәге кешеләргә 190 мең доза кадарга кирәк булачак», — диде спикер.

Министр урынбасары сүзләренчә, беренче булып социаль контактта еш булган кешеләргә прививка ясаячаклар. Алдарак «Татар-информ» беренче чиратта кемнәргә вакцина ясалырга тиешлеген хәбәр иткән иде. Әмма башка кешеләр дә ковидка каршы прививка ясатырга теләве турында хәбәр итә ала. Бу хакта «Спутник V» вакцинасы кайтарылу мәгълүм булгач поликлиникага хәбәр итәргә кирәк.

«Вакцина булган очракта, баш тартмаячаклар», — диде Абашев.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле вакцинациянең ирекле булуын искәртте.  

 

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/health/23-12-2020/tatarstanda-fevralg-kad-r-kovidka-karshy-190-me-doza-vaktsina-kaytarylachak-5794735

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X