erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сугыш беткәч бар да батыр

Бервакыт редактор Ренат Таҗиев бик четерекле эш кушты.

 

– Мәсьәлә бик җитди, тикшермичә кала алмыйбыз. Менә бу хатны укып чык. Сүз районда билгеле кеше турында бара. Каш ясыйм, дип күз чыгару кебек булмасын.

Хат имзасыз, кыска иде: “Сез Фәлән Фәләновның күкрәк тулы орден, медальләр белән фотосын басасыз, аның орден, медальләре юк”.

Сүз районда абруйлы, президиумнарда иң алда орден, медальләрен балкытып утыра торган шәхес турында бара. Ул әле яшь буенча да миннән күпкә өлкән кеше. Ничекләр дип аңа сүз кушарга...

Сентябрьнең кояшлы, матур көне. Әкрен генә Арча урамнары буйлап атлыйм. Капкалары ачык, бакчалары тулы аллы-гөлле чәчәкләр, кызарып пешкән алмалар эленгән алмагачлар, кыяр-кыймас кына кыңгырау төймәсенә басам. Ишекне хуҗабикә ачты, ул мине белә, редакциягә язмалар китергәли. Өйгә керергә чакыра, минем керергә аяклар тартмый. Тышта гына сөйләшергә исәп.

Хуҗа кеше балкып килеп чыкты. “Әйдә, алмадан авыз ит, кирәк булса чиләге белән алып кит!” Өй нигезенә утырып төрле темаларга сөйләшәбез. “Сезнең эш тә бик катлаулы”, – дип куйды бу.

– Шулай шул, – дим. – Әле менә Сезнең  янга килүләре дә бер җәза кебек булды миңа.

Абзыемның йөзе үзгәрде, сагаеп калды.

– Фәлән Фәләнеч, редакциягә Сезгә кагылышлы бер хат килде. Анда Сезнең орден, медальләрегез юк, дип язылган.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бераз уйланып утырганнан соң: “Ә аларның миндә булганнары да юк!” – димәсенме!

Куен кесәсеннән Фәлән Фәләнечнең президиумда орден, медальләр ялтыратып утырган фоторәсемен тартып чыгардым.

– Ә алар абыйныкы иде, – диде ул.

– Абыегызның адресын бирегез!

– Ярар, әзерләп куярмын.

Икенче көнне тагын киттем боларга. Хуҗаның чырае караңгы иде: “Абый күптән үлде инде минем, – диде ул. – Орденнарны Фәлән  Фәләневның хатыны ире үлгәч сакларга биреп торган иде...

Әлеге йомгакның очына чыгып булмады. Газетада Фәлән Фәләневның орден, медальләре юк дигән хәбәр бирдек үзе. Шушы вакыйгадан соң Фәлән Фәләнечнең халык арасында орден,  медальләр таккан килеш күренгәне булмады.

Фәлән Фәләнеч янына барганчы мин аның турында хәрби комиссариаттан һәм районның исәп секторыннан мәгълүматлар алган идем. Ул өч ай чамасы сугыш чорында трафей командасында булган. Орден, медальләр кемнеке? Менә бу сорауга җавап табып булмас инде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X