erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Сугыш беткәч өч көн ял бирделәр”

“Яшьлегемдә дә, балалар үстергәндә дә күргән авырлыкларыма әҗердер — бөтен рәхәт тормышым картылыгыма калган икән”, — дип каршы алды үзен 90 яшьлек юбилее белән котларга килүчеләрне Васфикамал Минһаҗева.

Бүгенге көндә ул Арчада улы Миңнур белән күпкатлы йортта яши. Яңа фатирга, уңайлыкларына куанып бетә алмый. Көн дә балалары хәлен белеп чыга, оныклары килеп тора. 12 оныгы 13 оныкчык белән бүләкләгән инде үзен. Улы кайтышка кайнар ризык әзерләп тора, үз керен бүгенге көнгә кадәр үзе юа икән, гомумән, гел хәрәкәттә, ди кызлары. 4 бертуган арасыннан үзе генә исән-сау булып, карендәшләренә догада Васфикамал апа. “Әни телевизор да карый, радио да тыңлый, гәҗитләр дә укый, без дөньядагы вакыйгалар, яңалыклар белән аңа килгәч танышып китәбез”, — ди кызлары.

“Сугыш елларында кинәт олыгаеп киттек без, эшли алган бар эшне эшләргә тырыштык, — ди тормышы турында сөйләвен дәвам итеп. — Авылда үгез җигеп тә эшләдек, урман кисәргә, вагон төяргә дә йөрдек. Вагон төягәндә бер тәүлеккә 1 сынык ипи, 3 бәрәңге бирәләр иде... Сугыш бетү турында хәбәр килгәндә басуда эштә идек. Сәнәкләрне ташлап, йөгереп авылга кайтканны хәтерлим. Аннан 3 көн ял бирделәр, халык өйләрендә бәйрәм итте”.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Районның кайсы гына почмагында йөртми “нужа бабай” Күкчә-Бирәзә кызын. Гаиләләре белән урман эчендәге 26нчы кварталда яшәгәндә себерке бәйләп сата, хәтта, балалары үскәндә акча җиткерә алмагач, ялланып кешегә өй дә юып йөри, Иске Чүриледә фатирда торып сыер да сава, бозаулар да карый. Ашабаш егете Илдус белән гаилә корып, 6 балага гомер бирә алар. Балалар бүгенге көндә исән-сау булып, әниләрен сөендереп яши, тик Илдус абыйның дөньядан китүенә шактый еллар узган.

“1941-1945 еллардагы сугыш чорындагы фидакарь хезмәтләре өчен”, “Хезмәт ветераны”, юбилей медальләренә ия Васфикамал Минһаҗева 90 яшьлек юбилее көнне тагын бер истәлекле бүләккә — “1941–1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел” медаленә ия булды. Район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова һәм Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Йосыпов котлап тапшырган бүләкләр, РФ Президентының, район башлыгының Рәхмәт хатлары аны янә үткән елларга алып кайтты. Авыр булса да, яшьлектә калган әнә шул еллар кайчак искә төшеп, үзәкләрне өзеп сагындыра шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X