erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Шушмабашлар елап озатты

17 июньдә Шушмабаш авылында мобилизация буенча хәрби хезмәт үтүче Нигмәтҗанов Рөстәм Вахит улын соңгы юлга озаттылар.

Рөстәм үзе Казан шәһәрендә туган, Совет районы хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизация буенча чакырыла, 2023 елның 10 июнендә махсус хәрби операция барышында һәлак була. Ул 1977 елның 2 ноябрендә туган, сержант, взвод командиры.

Мәрхүмне соңгы юлга озатуда авыл халкы, туганнары, район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Казанның Совет районы хәрби комиссары Илһам Мидхәтов, районның “Сугышчан туганлык” оешмасы вәилләре, дин әһелләре катнашты.

Совет районы хәрби комиссары И.Мидхәтов Рөстәмнең әтисенә улының һәлак булганнан соң бирелгән “Батырлык өчен” орденын тапшырды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шушмабаш кешеләре Рөстмне бик җылы итеп, сагынып искә алдылар. Ул каникул вакытларында Шушмабашта еш булган, көтү дә көткән.

Һәркем батыр якташыбызның урыны җәннәттә булса иде, дип теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X