Авария урыныннан яңа хәбәрләр
Фаҗига булган урында эшләүче хәбәрчебездән алынган мәгълүматлар буенча, Иске Ашыттан чыгучы Джип машинасы Яңа Кенәр ягыннан төп юлдан килүче Камазны уздырмый. Нәтиҗәдә йөк машинасы чит ил машинасын өстерәтеп алып китә һәм Джип каршыга килүче икенче Камазга (миксер) килеп бәрелә.
Нәтиҗәдә зыян күрүчеләр бар. Барысы да хастаханәгә озытылды. Үлүчеләр юк.
ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тикшерү эшләре бара.
Комментарии
Без имени
0
0
Джип ка утыраларда эллэ кем булалар