Ташкичүдә шахмат ярышы узды
26 гыйнварда Ташкичү мәдәният йортында өлкәннәр арасында Арча районы беренчелегенә шашка-шахмат уеннары буенча ике төрле ярышлар узды. Ярышларда күрше Әтнә, Балтач районнарыннан килгән осталар да көч сынашты.
1 урында Әтнәдән Фердинанд Бәйрәмов, 2 урында Ашытбаштан Сөләйман Галиуллин, 3 урында Яңа Кенәрдән Таһир Сәмигуллин. Иң яхшы нәтиҗәне Ир-егетләр арасында яхшы нәтиҗәне Наласадан 73 яшьлек Нәфыйкь Фәттахов, хатын-кызлар арасында Ашытбаштан Нәркизә Кавиева һәм Казаннан Камилә Фатыйхова күрсәтте.
Ярышны оештыручылар якты йөз белән каршы алып озатып калган, ике тапкыр кайнар ризык белән сыйлаган Ташкичү мәдәният йорты хезмәткәрләренә рәхмәтен җиткерә.
Ярышларда спорт җиһазлары белән тәэмин итү һәм хөкемдарлык эшләрен Ашытбаш мәктәбенең шашка-шахмат үзәге хезмәткәрләре башкарды (җитәкчесе Сөләйман Галиуллин). Уенчыларга кыйммәтле бүләкләрне Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев