erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

«Татарстан» ДТРК: Үзизоляция режимын бозучыларга ау башлануы турындагы хәбәр - ялган

«Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе директоры Фирдүс Гыймалтдинов татарстанлыларны әлеге мәгълүматка ышанмаска чакырды.

«Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе үзизоляция режимын бозучыларга ау башлануы турындагы ялган хәбәрләрне кире какты. Әлеге хәбәрләрне компаниягә сылтама белән кайбер социаль челтәрләр һәм мессенджерларда таратканнар иде.

Ялган хәбәр авторлары язганча, «хезмәткәрләргә элегрәк бирелгән пропусклар дүшәмбедән үз көчен югалтачак». Әлеге мәгълүмат, имештер, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов. тарафыннан ясалган белдерүләргә сылтама белән «беркетелгән».

Әлеге ялган хәбәрнең стилистикасы һәм эчтәлегеннән күренгәнчә, аны дилетантлар язган. Безнең компания беркайчан да «ГТРК Татарстана» дип аталмады. Аның гомум кабул ителгән атамасы — ГТРК «Татарстан» — «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе. Моннан тыш, без Рөстәм Миңнехановны һәрвакытта да республика Президенты буларак күрсәтәбез, ә бу хәбәрдә ул башлык диелгән», — дип ачыклык кертте Гыймалтдинов һәм ялган хәбәр авторларының компаниянең абруеннан файдалануын искәртте.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ул гражданнарны телевидение һәм радио, шулай ук trt-tv.ru рәсми ресурсы һәм аның социаль челтәрләрдәге аккаунтларындагы яңалыкларга гына ышанырга чакырды.

Татар - информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X