erid:2VtzquqpS7d
Татарстан кешесе 12 ел элек ябылган фирма исеменнән белешмә саткан
Арча яңалыклары

Татарстан кешесе 12 ел элек ябылган фирма исеменнән белешмә саткан

40 яшьлек ир-ат ике елга ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.

Кичә Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы бүлек хезмәткәрләре сәүдә үзәгенең стоянкасында 40 яшьлек ир-атны тоткарлаган. Ул шәһәргә чыгу өчен ике мең сумга белешмәләр саткан.

Урында ачыкланганча, белешмә 2007 елда ук ябылган фирма тарафыннан бирелгән.

Хәзер «Ялган документлар, дәүләт бүләкләре, штамп, печать яки бланклар ясау яки әйләнеше» маддәсе буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә. Хәзер ир-атка ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Татар-информ

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев