erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстан Президенты театр һәм музейларның онлайн-проектларын хуплады

Карантин көннәрендә өйдә утырырга мәҗбүр булган кешеләргә Татарстанның мәдәният оешмалары интернет аша төрле иҗади программалар карарга тәкъдим итә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан театрлары һәм музейларының онлайн-проектларын хуплады. Бу хакта ул үзенең Instagram битендә хәбәр итте.

«Театрлар һәм музейлар да онлайн эшли. Өйдә күңелсез булмаячак», — дип язды республика җитәкчесе.

Карантин чорында Татарстан артистлары онлайн-чаралар үткәрү инициативасын тәкъдим иткән иде. Шулай итеп, алар бөтен дөнья буенча үз иҗатларына игътибарлы тамашачыларны сөендерергә һәм республика халкына ярдәм итәргә тели.

Мәсәлән, Салават Фәтхетдинов онлайн-концертлар сериясен ачты. Онлайн-фатир ярты миллион тамашачыны җыйды.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хәзер инициативаны республика музейлары һәм театрлары күтәреп алды. Шулай итеп, Казанның В.Качалов театры экскурсияләр һәм репетицияләрне карарга тәкъдим иткән «Качалов Online» проектын башлап җибәрде.

Мәдәни чаралар афишасы Татарстан Мәдәният министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X