erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстан Президенты үзизоляция вакытында шәһәр урамнарында патрульне көчәйтергә кушты

Кешеләр санитар - эпидемиологик тәртип чорында да урамда кеше күп булуына зарлана.


Оператив штаб “кайнар линия”сенә республикада яшәүчеләрдән борчулы мөрәҗәгатьләр күп килә. Кешеләр санитар-эпидемиологик режим чорында да урамда кеше күп булуына зарлана. 
Сәламәтлекләре өчен курку сәбәпле, алар чаралар күрүне сорый.
Бу уңайдан республика Президенты бүгеннән шәһәрләрдә патруль эшләрен көчәйтергә кушты. Патруль махсус хезмәтләргә йөкләнгән.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президентының 6 апрельдә чыккан махсус карары нигезендә, административ хокук бозулар буенча протоколлар төзергә вәкаләтле оешмалар исемлеге шактый киңәйтелде. 
Өегездә калыгыз!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X