Арск-Информ
  • Рус Тат
  • “Кар чанасы” операциясе игълан иттеләр

    Төп игътибар машиналарның теркәү мәгълүматлары туры килүенә, дәүләт теркәү номерының булуына, вакытында техник карау уздыруга, өйртүченең тиешле категориядәге өйртү таныклыгы булуына биреләчәк.

    Юлсыз җирләрдә йөри торган момтотранспорт чараларын куллану кагыйдәләрен үтәү максатында ТР Дәүләт техник тикшерү идарәсе хокук саклау органнары белән берлектә ЮХИДИ, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы катнашында 2020 елның 7 декабренән 26 декабренә кадәр республика территориясендә “Кар чанасы – 2020” операциясе уздыра.

    Төп игътибар машиналарның теркәү мәгълүматлары туры килүенә, дәүләт теркәү номерының булуына, вакытында техник карау уздыруга, өйртүченең тиешле категориядәге өйртү таныклыгы булуына биреләчәк.

    Реклама

    Кагыйдәләрне бозу очрагында РФ административ хокук бозулар турындагы кодекс нигезендә җавап бирергә туры киләчәк.

    Бу хакта бүлек җитәкчесе – Арча районы буенча төп дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов хәбәр итте.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: