erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә Конституциягә өйдән тавыш бирү турында сөйләделәр

Татарстанда Россия Конституциясенә кертеләчәк төзәтмәләргә тавыш бирүдә сайлау участокларыннан читтә катнашырга теләгән гражданнардан гаризалар кабул итү дәвам итә. ТР Үзәк сайлау комиссиясенә гариза язып бу мөмкинлектән файдаланырга була.

5-21 июньдә гариза Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша языла, ә 16 июньнән теркәлү урыны буенча участок сайлау комиссиясендә язарга була.

Өйдә тавыш бирергә теләгән кешеләргә, комиссия әгъзалары һәм күзәтүчеләр махсус сайлау комплекты белән киләчәк: герметик пакетта бюллетень, өйдә тавыш бирү турында гариза бланкы, саклагыч битлек, перчатка, дезинфекцияли торган салфетка, авторучка булачак.

«Без беренче тапкыр өйдә, контактсыз тавыш бирү турында сүз алып барабыз. Комиссия әгъзалары һәм күзәтүчеләр санитар дистанция саклаячак, алар тавыш бирүчеләр янына өйгә кермәячәк», - диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Андрей Кондратьев.

Аның сүзләренчә, тавыш бирү өчен комплект алганнан соң, гражданин фатирына кереп бюллетеньне тутыра һәм соңыннан аны комиссия әгъзаларына чыгарып бирә. «Без оештыручылар буларак, тавыш бирү көненә әзерлек һәм тавыш бирү көне үзе имин узсын өчен барысын да эшлибез. Төп өстенлек — процесста катнашучы бар кешенең дә, ягъни тавыш бирүчеләрнең дә һәм комиссия әгъзаларының да сәламәтлеге», — диде Кондратьев.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Россия Федерациясе Конституциясенә кертеләчәк үзгәрешләр буенча гомумроссия тавыш бирү өчен җиде көн — 25 июньнән 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Өйдә тавыш бирү мөмкинлегеннән тыш, гражданнар «Мобиль сайлаучы» механизмы ярдәмендә үзләренә уңайлы булган ысул белән тавыш бирә ала. Моның өчен Күп функцияле үзәк офисларында, территориаль комиссиядә яки РФ Дәүләт хезмәтләре порталында гариза язарга була

Катлаулы санитар-эпидемиологик вазгыять аркасында, сайлау участокларында да катгый саклану чаралары уздырылачак. Кеше күп җыелмасын өчен, сайлау участокларына килгән татарстанлылар үз тавышларын биргән кешеләр белән очрашмаячак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X